Безнең яңа базалар кире кайтырга

Ямьле, җылы җәй айлары – аеруча рәхәт вакыт. Җәй көне Сәләтлеләр зур, тату гаиләгә әверелә. Сезнең игътибарга яңа мәйданчыкларыбызны тәкъдим итәбез, дуслар: алар сезнең өчен бу җәйне кунакчыл, дустанә, уңайлы өегезгә әйләнсен иде.

Быел беренче тапкыр уздырылучы «Сәләт-Самара» сменасы «Космос-2» ял һәм сәламәтләндерү базасында үтәчәк. Ул урман эчендә урнашкан, сәлкешләр зур, агач өйләрдә яшиячәк. Саф һава һәм матур табигать аларны колачлап каршы алыр!

Базаның территориясе бик иркен. Биредә футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, зур спорт комплексы, актлар залы да урнашкан. Ә ашханәдә балаларны хәләл ашлар белән сыйлыячаклар. Тулырак: vk.com/seletsamara.

 01.jpg

02.jpg

03.jpg

05.jpg

04.jpg

07.jpg

06.jpg

Икенче ел рәттән уздырылучы Башкортостандагы «Сәләт-Кандракүл» аланы быел «Родник здоровья» профилакториясе базасында үтәчәк. Әлега база Уфа шәһәре, Нижегородка авылы читендә урнашкан. Хозурланырлык пейзажлар, уңайлы шартлар һәм, әлбәттә, Сәләт мохите сәлкешләрне сөендерәчәк!

Рәхим итегез! Тулырак: vk.com/skkg2017.