Безнекеләр «XXI гасыр лидеры» конкурсында! кире кайтырга

Наши – в конкурсе «Лидер XXI века»!

12-15-нче декабрьдә Мәскәү өлкәсендә XVI Бөтенроссия «XXI гасыр лидеры» конкурсы узды. Анда Татарстаннан 15 делегат катнашты. «Сәләт» берләшмәсен активистларыбыз Аяз Ханафин, Диләрә Хаева һәм Лия Коган тәкъдим итте.

Аяз, Диләрә һәм Лия Татарстан күләмендәге «Ел лидеры» конкурсында катнашып җиңү яулаганнар иде. Бу җиңү аларга федераль дәрәҗәдә чыгыш ясау өчен юллама булды. Конкурс дәвамында катнашучылар үз оешмалары белән таныштыру, креатив фикерләү, яшьләр сәясәте кануннарын белү буенча сынауларда ярышканнар. Безнекеләр, әлбәттә инде, Сәләт эшчәнлеге турында сөйләгән.

«Сәләт»леләр хәрәкәтебезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәттеләр. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!