Безнекеләр Кремль чыршысында! кире кайтырга

Наши на Кремлевской елке!

26 нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы балалары Мәскәү шәһәрендә узучы Бөтенрәсәй Яңа ел чыршысында катнашачаклар. 

24-27 нче декабрь аралыгында Татарстан Республикасыннан Рәсәйнең төп чыршы бәйрәменә 128 кеше, шул исәптән 106 бала катнашты: дәүләтнең кайгыртуына ихтияҗы булган балалар; хезмәт бурычын үтәгәндә вафат булган МВД хезмәткәрләре балалары; иҗтимагый приютларда тәрбияләнеп үскәннәр, балалар оешмалары активистлары, фәнни олимпиада һәм иҗади бәйге җиңүчеләре, уку алдынгылары, спорт җыелма командалары әгъзалары һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр. Әлеге делегация составына Казан, Яр Чаллы, Азнакай шәһәрләреннән булучы «Сәләт» берләшмәсеннән дә 7 бала кергән иде. Алар олимпиада һәм төрле бәйге җиңүчеләре бүлегендә катнаштылар. 

Озатып баручылар исемлегендә 4 шәфкать туташы һәм 2 полиция хезмәткәре дә бар иде. Алар үз чиратында тәртип һәм куркынычсызлык булдырдылар.