«Кулдашларны бер максат берләштерә» кире кайтырга

«Напарников объединяет одна цель»

21-нче гыйнвар көнне Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенең «Ел кулдашлары» номинациясендә әңгәмә нигезендә сайлап алу этабы узды.

Сайлап алу этабында:

- «Сәләт-Санак» кулдашлары: Камалова Әдилә Айдар кызы һәм Зиннәтов Илнур Рәдис улы;

 - «Сәләт-Яр Чаллы»: Брагина Ангелина Роберт кызы һәм Насибуллов Айдар Ринат улы;

- «Сәләт-Самара»: Мөхәммәтнәбиева Гүзәл Мизхәт кызы һәм Фәхреева Илнара Илдар кызы;

- «Сәләт-Раушан»: Шакирова Айгөл Федаель кызы һәм Хаева Диләрә Фәрид кызы катнаштылар.

Болар барысы да – портфолио нигезендә сайлап алу этабын узган кулдашлар.

Сайлап алу этабыннан соң, катнашучы Диләрә Хаева белән сөйләшеп алдык.

– Этапка кайчан әзерләнә башладыгыз, Диләрә?

– Сайлап алу этабына кулдашым Айгөл апа белән бергәләшеп инде декабрь азагыннан үк әзерләнә башлаган идек.

– Сайлап алуда иң кыены нәрсә булды?

– Конкурстан соң, кулдашым белән хис-кичерешләрне уртаклаштык. Безнеңчә, иң кыены ул – жюри әгъзаларының сорауларына бердәм җавап бирү, чөнки һәр кеше үзенчә уйлый һәм җавап бирә бит. Ләкин шуңа карамастан, без барыбер тулысынча бердәм җаваплар бирә алдык.

– Ничек уйлыйсың, иң яхшы кулдашлар нинди булырга тиеш?

– Иң яхшы кулдашлар – бер-берсен бер күз карашыннан, бер елмаюдан аңлый торган кешеләр. Аларны бер максат һәм балаларны ярату хисе берләштерергә тиеш.

Җиңүче парның исемен 19-нчы февральдә – «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасында беләчәкбез.