«БикаФест» партнерлары кире кайтырга

Партнеры «БикаФест»

Инде бу атнада Сәләтнең иң иҗади фестивале – «БикаФест» узачак.

Фестивальнең партнерлары белән таныштырабыз:

1.    «Түбәтәй» беренче татар хәләл тиз туклану челтәре;

2.    Selet Store яшьләр киемнәре һәм аксессуарлар кибете;

3.    «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе;

4.    Yummy Music – заманча һәм актуаль татар музыкасын үстерүче лейбл;

5.    Тәүлек буе татар телендә эшли торган «ШАЯН ТВ» балалар каналы. «ШАЯН ТВ» кара – булырсың шәп бала!

6.    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры;

7.    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;

8.    «КАЛЕБ» яңа буын җыены өчен иҗади лаборатория;

9.    «Милли» чәчәкләр остаханәсе – татарча-заманча;

10.  «Смена» заманча мәдәният үзәге;

11.   «Милли бизәкләр» татарча стильле аксессуарлар;

12. «Өйнең яме - Казан сөлгесе». Чигүле текстиль эшләнмәләр - сөлге, тастымаллар, алъяпкыч, ашъяулыклар;

13.  «Балмай» продюсерлык үзәге: кыска һәм тулы метражлы фильмнар җитештерү;

14.  «Видимый Дом» - Казанның иң үзәгендә урнашкан зур һәм уңайлы студия;

15.  Милли бизәкләр дөньясы – «Әллүки». Заманча. Милли. Эксклюзив.

Сайлап алу этабы Сәләт Йортында 7-нче декабрьдә узачак. Ә «БикаФест»ның Гала-концерты 8-нче декабрьдә 17:00-дә була.