Павел Воля Сәләт активистлары клибына югары бәя бирде кире кайтырга

Павел Воля оценил клип активистов сообщества Сәләт

Сәләт берләшмәсенең активистлары Comedy Club телепроекты катнашучысы, җырчы Павел Воля игълан иткән бәйгедә катнашканнар. Вәгыйз Әюпов белән Ришат Нуруллин башкаручының соңгы альбомына кергән «Музыке никто не нужен» җырына клип төшергәннәр. Ришат – сценарист, Вәгыйз режиссер. Ришатның моңа кадәр дә сценарий язу өлкәсендә тәҗрибәсе булган:  ул Сәләт КВН Лигасының катнашучысы. Ә битбоксер Вәгыйз ничек режиссура юлына кереп киткәнен без хәзер ачыкларбыз.

Вәгыйз, бу синең беренче режиссерлык эшеңме?

- Беренче дип әйтә алмыйм. Моңарчы мәктәптә, институтта, лагерьда да кечкенә ролик һәм фильмнар төшергәндә режиссер буларак катнашкан идем. Тик элек мин бу эшкә зур җаваплылык хисе белән карамый иде, эшләремнең дәрәҗәсе дә түбән иде. Ә бу эшемне сыйфатлы режиссер буларак беренчесе дип атарга мөмкиндер. Барысы да без уйлаганча килеп чыкмаса да, алга таба эшләргә  стимул бар! (Көлә)

Ник режиссер буларак катнашырга уйладың? Гадәти мавыгумы, әллә инде бу эшкә җитди карыйсыңмы?

- Бу эш миңа бик ошый! 6 яшемдә кулыма камера алып үземнең фильмны төшердем. Ул 30 минут дәвамында бара, төп рольләрне уенчыклар башкара. Элек бу миңа бер кызыклы шөгыль кебек кенә иде, ә хәзер бу эшкә бик җитди карый башладым.

Клипны төшерергә сезне нәрсә илһамландырды?

- Тирә-ягымдагы кешеләр. Клипта без берничә гади вагыйганы бәян иттек. Гади кешеләрне күрсәттек. Менә шул илһамландырды. Шулай ук Павел Воляга рәхмәт! Бик кызыклы бәйге булды бу. Бу да күпмедер күләмдә илһамландырды.

Бәйге турында сөйлә әле. Төп приз нәрсә иде? Җиңүгә өмет итәсеңме?

- Павел Воляның соңгы альбомындагы берәр җырга клип төшерергә кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, төп призның нәрсә икәнен хәтерләмим. (Көлә) Башкаручы белән очрашу һәм Мәскәүгә Сomedy Сlub-ка билетлар иде бугай. Павел клипта яшеренгән тирән мәгънәне аңласын дип тырыштык. Ютубка, башка социаль челтәрләргә дә элдек. Сез дә карагыз! Алда безне тавыш бирү көтә. Сезнең ярдәмне дә көтеп калабыз!

Сәләт өчен дә берәр ролик төшерергә уйламыйсыңмы?

- Теләк бар! Һәм ул бик зур! Теләсә нинди тәкъдимне тыңларга да әзермен! (Көлә) Сәләт өчен минем кыска роликлар төшергән бар инде: мисалга, «Раушан» сменасының презентациясе, КВН Лигасының видеосын атап була. Тагын зуррак эшләр башкарасы килә!