«Сәләт 2015-нең күңелле җәе» фотоконкурсы кире кайтырга

Фотоконкурс «Веселое лето Сәләт 2015»
Игътибар, Дустым!!! Җәйгә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте. «Сәләт 2015» сездә нинди тәэсирләр калдырды дигән темага мәктәпләрдә ,бәлки, инша яздыртырлар, ә без сезгә уникаль бәйге тәкъдим итәбез. Хәзер үк «Сәләт 2015» җәйге сменаларда ясаган фотоларыңны барлап чык һәм иң көлдергеч бер генә фотоны «Сәләт»нең в контактедагы рәсми битенә җибәр. Дәрәҗәле жюри әлеге фотолардан сыйфатлы һәм уңышлы 10 фотоны сайлап алачак. Син шулар арасыннан иң ошаганына тавыш бирергә тиеш. Иң күп тавыш җыйган фото хуҗасын менә дигән бүләк көтә: Seletstore кибете җитештергән «Сәләт» брендлы толстовка. Мондый бүләк һәр кешегә дә эләкми. Ашык дустым, алга!