«#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесе кире кайтырга

Фотоконкурс «#ЭКОТАТАРСТАН2016»

Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә «#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге экологик проблемаларга битараф булмаган, актив тормыш позицияле яшьләр арасында үткәрелә. 2016-нчы елны, Татарстанда су саклау зоналары елын, файдалы һәм күңелле итеп төгәллик! 

Бәйгегә нәтиҗәләр тантаналы рәвештә Сәләт йортында (Казан шәһәре, Островский ур., 23 )ясалачак. Биредә катнашучыларның эшләреннән торган фотокүргәзмә дә оештырылуы көтелә. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм SeletStore маркасыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк: термокружка (3-нче урын), букча (2-нче урын), толстовка (1-нче урын). 

Бәйгегә эшләр 26-нчы сентябрьгә кадәр электрон почтага кабул ителә: seletadm@gmail.com. Катнашыр өчен таләпләр Нигезләмәдә күрсәтелгән. Шәхси мәгълүматларны гаризада күрсәтегез.