«#ЭКОТАТАРСТАН2016» күргәзмәсе кире кайтырга

Бик тиздән Сәләт йортында «#ЭКОТАТАРСТАН2016» күргәзмәсе узачак. Биредә «#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесе катнашучыларының эшләре эленәчәк.

Фото бәйге «#ЭКОТАТАРСТАН2016» 2016-нчы елның 5-нче сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр уздырылды.

Бәйгедә барлыгы Татарстанның барлык районнарыннан 140 эш катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче билгеләнде:

1-нче урын – Сәхәбетдинова Регина

2-нче урын – Гыймадиева Ләйсән

3-нче урын – Кәримова Элина

unnamed.png

unnamed (1).png

unnamed (2).png

«#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесе һәм күргәзмәсе яшь буында актив тормыш позициясе булдырырга, цивилизацияне үстерергә, кеше эшчәнлеге һәм биосфера конфликтын чишәргә, әйләнә-тирә дөньяны саклау һәм торгызу кебек актуаль проблемаларны хәл итәргә өндәргә тиеш.

Тема да бик урынлы сайланылган: 2016-нчы ел – Татарстанда су саклау зоналары елы  бит. Республикабызның экологик проблемаларына битараф булмагыз!  Табигатебезне бергәләп саклыйк, экологик эшчәнлек өчен җанатыйк!