«Агыйдел» – креатив яшьләр тәрбияләү уку-укыту мохите кире кайтырга

Площадка инноваций и творчества

2015-нче елның 3-9-нчы август көннәрендә Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара яшьләр иҗади-интеллектуаль «Агыйдел» форумы үтәчәк.

Форумның максаты – иҗат һәм фән белән кызыксынучы яшьләрне берләштерү, аларны бер мәйданчыкта җыю. «Агыйдел» – креатив яшьләр тәрбияләү уку-укыту мохите. Биредә үз идеяңне проект итеп формалаштыру мөмкинлеге дә бар. 

«Агыйдел»  инновацияләр һәм иҗат мәйданчыгы. Форумның программасы үз эченә проект идарәсе буенча тренинглар курсын, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннарын ала. 

Форумда катнашыр өчен фән һәм проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 14-17 яшьлек егет-кызлар чакырыла.

Катнашучы һәм әйдаман-тьютор булырга теләк белдереп гаризаларыгызны агыйдел.рф сайтына юллый аласыз.