«Sanak-lab»ның программалаштыру буенча III Республика олимпиадасы узды! Нәтиҗәләре нинди?! ← кире кайтырга

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең программалаштыру буенча III Республика олимпиадасы тәмамланды!
3 сәгатьтә 11 мәсьәлә чишәсе иде! Финалга 65 катнашучы чакырылды. Олимпиадага Татарстаннан гына түгел, Саратов өлкәсеннән, Мордовия республикасыннан, хәтта Ямал-Ненец автономияле округынан да килделәр!
Җиңүчеләр белән таныштырабыз:
3 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (югары лигада):
Хәмитов Хәким (2 нче лицей-интернат, Казан)
Федоров Николай (ФТЛ 1, Саратов)
Волостнов Даниэль ( 131 нче лицей, Казан)
Гатауллин Ранэль (IT-лицей, Казан)
Лаптев Сергей (7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Ноябрьск)
Газизов Данияр (IT-лицей, Казан)3 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (кече лигада):
Баранова Марина (СОлНЦе мәктәбе, Казан)
Гыймадиев Әмир (2 нче лицей-интернат, Казан)
2 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (югары лигада):
Лузгов Тимур (IT-лицей, Казан)Хәмзин Рамил (IT-лицей, Казан)
Устинов Арсений (IT-лицей, Казан)
2 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (кече лигада)
Котляров Тимур (102 нче гимназия, Казан)
Миннәхмәтов Искәндәр (2 нче лицей-интернат, Казан)
Олимпиаданың җиңүчеләре (югары лигада):
Трапезников Роман (131 нче лицей, Казан)
Чекардов Михаил (2 нче лицей-интернат, Казан)
Абдуллин Гыймран (2 нче лицей-интернат, Казан)
Абсолют чемпион исеменә Азат Сафиуллин (2 нче лицей-интернат, Казан) лаек булды. Ул 10 мәсьәләне дөрес чишкән.
Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләргә партнерларыбыз кыйммәтле бүләкләр әзерләде: «БАРС Груп», «ICL» IT-компанияләренә, «Баклажан» антикафесына һәм КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтына олимпиаданы югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Киләсе очрашуларга кадәр!