Сәләтеңне күрсәтер вакыт! кире кайтырга

Пора показать свой талант!

«Сәләт – мөмкинлекләр мохите» дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сәләт, чыннан да, зур мөмкинлекләр бирә: яңа белемнәр тупларга, аларны үстерергә, үзеңне табарга, сәләтеңне һәръяклап ачарга. Җәйге аланнарда гына түгел, ел дәвамында клублар эшчәнлегендә, кызыклы һәм файдалы проектларда катнашып, яшьләр үсеш юлларын дәвам итә. Әдәбиятка, музыкага битараф булмаган, әсәрләр иҗат итүчеләрне берләштергән шундый проектларның берсе – Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале. Ул Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Сәләт» Клубы һәм «Сәләт» Татарстан республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан егерме беренче ел рәттән оештырыла.

2001-нче елдан алып, бүгенге көнгә кадәр фестиваль иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү бурычларны куеп, аларны тормышка ашырып килә.

«БикаФест» ике этапта үткәреләчәк:

1-нче этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу. Ул 3-нче октябрьдән 3-нче ноябрьгә кадәр узачак.

2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу.

Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 11-нче ноябрь көнне «Йолдызлы» БСА (Лаеш районы, Троицкий бистәсе) узачак. Конкурс нәтиҗәсендә 12-нче ноябрь көнне фестивальнең Гала-концерты булачак. Анда «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

Агымдагы елның төп яңалыгы – фестивальдә катнашучы иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучыларның яшен 12-дән алып 25-кә кадәр күтәрү. Алар музыкаль һәм әдәби юнәлешләрнең төрле номинацияләрендә ярыша ала.

Музыкаль юнәлеш номинацияләре:

1. иң оста автор башкаручы

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр;

2. иң оста коллектив-башкаручы

- кече форма (дуэт, трио);

- ансамбль;

3. татар халык җырын иң оста башкаручы

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр;

4. татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр;

5. татар җыры стилизациясе

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр.

Әдәби юнәлеш номинацияләре:

1. үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр;

2. башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)

- 12-дән 15-кә кадәр;

- 16-дан 25-кә кадәр.

Конкурска төрле характерда, татар телендә булган ике әсәр әзерләү зарур. Чыгыш ясау вакыты – дүрт минут. Фестивальнең казыйлар шурасы конкурс нигезендә Гала-концертның катнашучыларын билгели.

Оештыру комитеты Сәләт Йортында (Казан, Островский ур., 23-нче йорт) урнашкан. Элемтәләр өчен телефон: 8 (843) 292-16-00. Эш сәгатьләре: 9:00-18:00.

Гаризалар бары тик 3 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘдә!