«Сәмрух» ел премиясе лауреатының портреты ← кире кайтырга

«Сәләт» мохите үзенең активлыгы һәм энергиясе белән меңләгән сәләтле баланы берләштерә. Аларның иң-иңнәрен билгеләп үтми булмый. Моның өчен без сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү уңаеннан, «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу турларында 5 лауреатны аерып күрсәттек. Җиңүче кем? Кадерле сын кем кулына эләгер? Моны без 19-нчы февраль көнне, 17:00, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә белә алачакбыз. Әлегә шушы лауреатлар белән таныша торыйк һәм 2015-нче елның шәп сәлкешенең портретын төзик.
Гүзәл Әхмәтҗанова, 18 яшь, «Сәләт-Раушан» аланы: Бераз җырлыйм, бераз биим һәм бу бәләкәй бөртекләрдән минем зур дөньям җыела. Иң зур казанышым – мәктәптәге алтын медалем, ә иң зур ачышым – «Сәләт» дөньясы. Кешедә иң мөһим сыйфат дип ярдәмчел булуны атар идем.
Энҗе Хаҗиева, 18 яшь, «Сәләт-Гайрәт» аланы: Шигырьләр язам, алар миңа күңелемне ачып бирергә ярдәм итәләр. Иң зур казанышым дип татар теленнән республикакүләм олимпиадада беренче урынны, ә иң якты вагыйга итеп «Сәләт»не әйтер идем. Кешедә иң мөһим сыйфат –кешелеклелек. Тормышта әнием өйрәткән девизым: барлык мөмкинлекләреңне дә куллан!
Наилә Мөсәлимова, 18 яшь, «Сәләт-Рухият» аланы: Бию, спорт, журналистика белән шөгыльләнәм. Әлеге шөгыльләр миңа киңкырлы булырга ярдәм итәләр. Бүгенге көнгә иң зур казанышым каратэдан кара пояс, тормышымдагы иң якты ачыш – «Сәләт» дөньясы. Кешеләрдә ихласлылыкны югары бәялим. Девизым: беркайчан да бирешмәскә!
Камилә Гыйлметдинова: 17 яшь, «Сәләт-Раушан» аланы: Фән белән кызыксынам: физика, математиканы яратам. Шулай ук тормышымда иҗат та зур роль уйный. Бүгенге көнгә иң зур казанышым – архитектура һәм дизайн буенча бөтенрәсәй олимпиадаларыннан 2-нче, 3-нче урыннар. Иң зур ачышым – «Сәләт» дөньясы. Кешедә иң мөһим сыйфат дип күңел чисталыгын саныйм. Әти-әниемнең киңәшләре – тормыш девизым булып тора.
Булатов Азат: 17 яшь, «Сәләт-Раушан» аланы: Шахмат, футбол уйныйм, ЧГК уены ошый. Бию белән дә шөгыльләнәм. Иң зур казанышым - математика һәм рус теле фәннәреннән имтиханнарны 100 балга тапшыру. Иң зур ачышым – «Сәләт» дөньясы. Тормыш девизым: беркайчан да бирешмә.