Сәләт «Алмагач» мәктәбендә багышлау кичәсе кире кайтырга

Посвящение в школе Сәләт «Алмагач»
Сәләтле укучыларыбыз рәсми рәвештә «Асылташ» һәм «Гәүһәрташ» исеменә лаек булды. Нәниләребезнең җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барган Сәләт «Алмагач» мәктәбенең багышлау кичәсе узды.

Хәзерге вакытта Сәләт «Алмагач» мәктәбе 107нче «Ачыш» гимназиясе базасында эшли, анда 1-5нче Ә сафларында 123 укучы белем ала, шулай ук, булачак беренче саф укучылары өчен атна саен мәктәпкә әзерлек дәресләре үткәрелә.

Сәләт «Алмагач» мәктәбенең концепциясе һәм методологиясе прогрессив фикерләү һәм XXI гасыр күнекмәләренә ия, үсешкә омтылган, татар, рус һәм чит телләрен камил белгән, мәдәни һәм тел төрлелеге мохитендә җиңел аралашкан, хезмәткә һәм туган якның матур итеп үсүенә ярдәм итүгә, интеллектуаль һәм рухи яктан алдынгы шәхесләр үстерүгә юнәлдерелгән. Ул белем бирүнең мәктәпкәчә һәм мәктәп этапларын берләштерүне күз уңында тота һәм үз эченә үзара бәйле берничә этапны ала: Энҗекәй (балалар бакчасы, 3 яшьтән 6 яшькәчә булган балалар), Мәрҗән (балалар бакчасы, әзерлек төркеме), Асылташ (1-4 сафлар), Гәүһәрташ (5-7 сафлар), Чәчәк (8-9 сафлар) и Алма (10-11 сафлар).

Мәктәптә «Татар уеннары» кебек татар теле дәресләре үткәрүнең интерактив форматларын кертү, белем бирү мохите булдыру һәм уку әсбапларын бизәүдә татар телен куллану, аны дәрестән тыш эшчәнлекнең төп теле буларак куллану, татар телендә җырлар башкару аша татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәнияте мохитендә булуга басым ясала. Мәктәп календаре берләшмә календаре белән тәңгәлләштерелгән, һәм укучылар ел дәвамында телне өйрәнүдә мохит ысулы гамәлгә ашырыла торган Сәләт чараларында катнашалар. Укыту модульләренең берсе - «Алмагач аланы» - Сәләтнең «авылга кайту» концепциясе кысаларында татар телле мохиттә кайнау принцибы гамәлгә ашырыла торган белем бирү аланы. Шулай итеп, татар телен белүнең башлангыч дәрәҗәсе төрле булган укучылар, татар телен үзләштерүгә карата кызыксынуны югары дәрәҗәдә саклап, үзләренең тел белү дәрәҗәсен үстерәләр.