«Сәләт» Прага мәктәбенең дүртенче көне кире кайтырга

Пражская школа «Сәләт». День четвертый

Трейси Фаррелл – «Trak 2» проектлар компаниясенең җитәкчесе. Креатив һәм алгарыш сферасында халыкара эксперты, сертификацияләнгән коуч-консультант, Англиядәге Эдинбург Университетында Ph.D. Ул «Кенестетик креативлык» тренингы белән чыгыш ясады. Искәртеп үтәргә кирәк: Трейси Фаррелл Америка, Германия, Англиядә белем алган. Кайсы илдә иң сыйфатлы уку дип сорасаң, «Германия, фәкать Германия» дип җавап кайтара ул.

Гадәти әйберләрдә дә матурлык күрә белү иҗади акылны һәрвакыт тонуста тоту өчен бик мөһим. Трейси Фаррелл тәкъдим иткән методиканы теләсе кайсы вакытта һәм теләсә кайсы җирдә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, метрода яисә кызыксыз булган лекция вакытында… Әйләнә тирәгездә 10 төрле предмет, процессны күрергә, билгеләргә тырышыгыз. Бербөтен образ аерым-аерым детальләрдән хасил була – шуны онытмагыз.