«Сәләт» Прага мәктәбенең өченче көне кире кайтырга

Пражская школа «Сәләт». День третий

«Сәләт» Прага мәктәбенең өченче көне катнашучылар өчен аеруча мөһим булды. Бөек программистлар үз юлларын математика, механика нигезләреннән башлаган, табиблар иң элек анатомия, физиология фәннәрен үзләштергән булсалар, проект җитәкчесенә топ-менеджмент белән таныш булу зарур.

Selet Prague School катнашучысы Алия Хәмидуллина КФУның Физика институтын тәмамлаган. Ул һәрвакыт елмаючан һәм күтәренкә күңелле. Алия хезерге вакытта берничә проектта катнаша һәм үз проекты өстендә эшли. «Мин, ниһаять, үз эшчәнлегемә анализ ясый алдым,» – дип башлады ул сүзен.
«Иң башта «компетентность» сүзенең аңлатмасын ачыкладык. Көндәлек тормышта без, җитәкчеләр, бу сүзне күп кулланабыз, шулай да аның мәгънәсен аңлап бетермибез. Компетенция – ул теләсә кайсы сферада билгеле бер биремне чишәр өчен, тәҗрибә һәм булган белемнәрдән тупланган сыйфатлар җыелмасы. Компетенция 5 өлештән гыйбәрәт. Бу – белем, тәҗрибә, холыкның сыйфаты, тормыш кыйммәте һәм осталык. Проект өстендә эшләгәндә, кирәкле сыйфатларны билгели белергә кирәк. Мин, үз проектымның җитәкчесе буларак, нинди булырга тиешмен? Бу сорауга җавап эзләү тагын да компетент булырга этәрде. Анализ ясау, Selet Prague School программасына хас булганча, иҗат кулланып башкарылды. Шуңа күрә көн дәвамында без команда белән тагын да якынрак таныштык, бербөтен булып тупландык.»