«Сәләт» Прага мәктәбенең икенче көне кире кайтырга

Пражская школа «Сәләт». День второй

«Сәләт» Прага мәктәбенең тагын бер көне танышуларга багышланды: катнашучылар, проектлар белән танышу, үз-үзеңә бәя бирү, Сазава шәһәре белән танышу. Көн дәвамында катнашучылар төрле технологияләр беләнэшләде.

Нетворкинг – багланышлар урнаштыру технологиясе. Ул төрле уеннар ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Беренче уен түбәндәгедән гыйбәрәт: төркемнән таныш булмаган кешене сайлап аласың һәм аның беләнике минут дәвамында әңгәмә корасың. Бу бик файдалы: башкаларны игътибар белән тыңларга, үзең турында сөйләргә өйрәнәсең. Ике минут үткәннән соң, башка әңгәмәдәшне сайлап, аңа үзең турында да, элеккеге әңгәмәдәшең турында да информацияне җиткерәсең.

«Сәлам, минем исемем...» уены да танышу, исемнәрне отып алу өчен уңайысул.

Анна Фельдман катнашучыларны тагын бер бик шәп технология белән таныштырды. «Древо жизни» дип атала ул. 5 өлештән тора: агачның тамырлары – шәхси кыйммәтләр, кәүсәсе – кешенең сыйфатлары, ботаклары – җәмгыятьтә булган рольләр, яфраклары – мавыгулар һәм максатлар, җимешләре – ирешкән уңышлар.

Көн проектларны презентацияләү белән тәмамланды. Катнашучыларның чыгышлары «Печа Куча» ысулына нигезләнде. Бу Япониядә уйлап табылган презентация төре. 20 слайд һәр 20 секунд саен алышынып торалар. Һәм шул санаулы вакыт дәвамында үзең, проектың белән таныштырырга кирәк. Информация тулы һәм аңлаешлы булырга тиеш.