"Сәләт" Прага мәктәбе - проектыгызның уңыш нигезе! ← кире кайтырга
22-нче апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат үзәгендә "Сәләт" Прага мәктәбенә багышланган пресс-конференция узды. Журналистларны проект белән Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының югары һөнәри белем бирү бүлегенең җитәкчесе Игорь Михеев, "Сәләт" Прага мәктәбенең башкарма директоры Гүзәл Усманова, программа директоры Анна Фельдман, "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова таныштырды.
Игорь Михеев чараны "Әлеге проект безнең Республикабыз өчен бик мөһим", - дигән сүзләрдән башлады.
Анна Фельдман, үз чиратында, сайлап алу турында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен төп критерий итеп проектларын ярату, аның уңышлы булуына ышануын куйдык дип белдерде. "Әлеге мәктәп фикерле яшьләргә идеяләрен чынга ашыру өчен бер дигән мәйданчык!" - дип аңлатты ул. Мәктәпнең 216 сәгатьтән торган программасы эченә 62 уку-укыту сессиясе, 30 сәгатьлек командада эшләү күнекмәләре һәм 4 бизнес-инкубаторда булу кергән. Спикерларның дәресләре инглиз телендә барачак. Һәр катнашучының проекты өстендә индивидуаль эш башкарылачак. Мәктәпнең ахырында әлеге проектлар гамәлгә ашыру дәрәҗәсенә җиткерелгән булырга тиеш.
Алинә Садриеваның проекты нәкъ менә "Сәләт" Прага мәктәбеннән соң барлыкка килгән хезмәт (Инглиз телен өйрәнү үзәге) "Сәләт" Прага мәктәбе - хыялыңны тормышка ашыру инструкциясе!" - ди Алинә.