«Форумнарга әзерлек узган елның сентябрендә үк башланды» кире кайтырга

«Подготовка к форумам началась с сентября прошлого года»

LEADERS BILER FORUM-га балалар ничек сайлап алынды? Форумда көннәр ничек үтә, балалар нәрсә белән шөгыльләнә? Масштаблы чарага әзерлек кайчан башланган һәм ничек барган? Бу сорауларга җавапны аланнар координаторы Альбина апа Кадыйровадан сораштык.

- Альбина апа, сез Сәләт хәрәкәте белән ничәнче елда таныштыгыз?

- Сәләттә мин 2007-нче елдан. Сәлкеш буларак килгән идем, аннан әйдаман, өлкән әйдаман, директор булдым. Ә хәзерге көндә мин аланнар координаторы.

- Аланнар координаторының эше нидән гыйбарәт? Көнегез ничек үтә?

- Форумнарга узган елның сентябреннән үк әзерләнә башладык. Башта әйдаманнар белән уку-укыту программасы уздырдык, аларны балалар белән эшләргә өйрәттек, команда тупладык. Ә форумда мин документация белән эшлим, өлкәннәргә, әйдаманнарга төрле педагогик ситуацияләрне чишергә ярдәм итәм.

- Бишенче форум башка форумнардан нәрсә белән аерыла?

- Әлеге форумны без Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә уздырабыз. 1200дән артык катнашучы җыелды. Бу форумда хәтта Кырымнан килгән катнашучыларыбыз да бар. Тагын бер аерма: бишенче форумда укытучылар өчен дә ике көнлек программа әзерләнгән иде. Әлеге программаны Мария Сергеевна Кропотина әзерләде. Программада төрле спикерлар белән остаханәләр, спорт уеннары каралган. Минемчә, LEADERS BILER FORUM балаларга үзләрен күрсәтер өчен шәп мөмкинлек булды!

- Сәләт белән Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен нәрсә берләштерә?

- Минемчә, аларны сәләтле балалар берләштерә. Алар беренче көннәк үк үзләренең энергетикалары белән безне җәлеп иттеләр. Барлык чараларда бик актив катнашалар.

- Форумга балалар ничек сайланып алынды?

- Белгәнемчә, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәрбер мәктәптә бар. Форумга төрле акцияләрдә катнашкан, квестлар үткәргән, мәктәпләрендә бу хәрәкәтнең җитәкчеләре булган активистлар чакырылды.

- Алда тагын бер форум көтелә. Анда да сез аланнар координаторы буласызмы?

- Юк, алтынчы форумда аланнар координаторы - Таһир абый Насибуллин. MEDIA FORUM-га мин кунак булып кына киләм.

- Форумга килергәме-килмәскәме дигән сайлау алдында калган сәлкешләргә нәрсә киңәш итер идегез?

- Әлбәттә, килергә! Чөнки Сәләт – ул мөмкинлекләр мохите!