«Сәләт» берләшмәсенең матбугат конференциясе узды кире кайтырга

Пресс-конференция по итогам летней кампании 2020
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләт» берләшмәсенең матбугат конференциясе узды.

Спикер буларак
- «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова;
- Сәләтнең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова;
- Сәләтнең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов;
- «Сәләт» проектларының техник блогы координаторы Илнур Кашапов катнашты.

Очрашуда мондый темалар күтәрелде:
- Җәйге кампаниягә нәтиҗәләр. Быел Сәләтнең 22 җәйге профильле сменасы, шулай ук IX Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының 6 сменасы узды.
- Яңа базалар. Күптән түгел Сәләтнең күпьеллык базасы – Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы»да капиталь төзекләндерү эшенең беренче этабы төгәлләнде, тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булды. Шулай ук Кама Тамагы районында ачылган «Аргамак» базасы да Сәләткә бирелде.
- «Асылташ» Сәләт мәктәбе ачылуы. Быел Казанның 51 нче мәктәбе базасында Сәләт мәктәбенең беренче сыйныфы ачылды – 1Ә үз укучыларын кабул итте.
- Киләсе елга планнар.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, быел «Сәләт» форумында җиде мең бала оффлайн һәм унике мең бала онлайн катнаша алды. Аның сүзләренчә, форумда Татарстан районнарыннан килгән балалар гына катнашты. «Башка төбәк һәм илләрдәге милләттәшләребез онлайн катнаша алды. Форумда SeletLive дигән яңа онлайн мәйданчыгыбыз булдырылды. Безнең белән була алмаганнар чараларыбызны көн саен онлайн карап барды. Балаларның нинди шартларда яшәгәнен әти-әниләр дә күзәтеп торды», — диде ул.

«12 мең бала онлайн һәм җиде мең бала оффлайн рәвештә форум һәм аланнар эшчәнлеген күзәтә алды. Бу, минемчә, зур күрсәткеч. Әлеге җәй яңа хисләргә бай булды. Июль башына кадәр төгәл берни дә белмәдек: даталар күчә барды. Шул ук вакытта без аланнар санын саклап кала алдык. Регионнарда уза торган аланнар гына үткәрелмәде. Әйдаманнар ахыргача үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарды», — диде «Сәләт»нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов.

Әлбәттә инде, журналистларны иң кызыксындырган темаларның берсе - бу уку елында гына ачылган Сәләт мәктәбе булды. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының мәгариф һәм белем бирү үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова 51нче мәктәп нигезендә аерым бер сыйныф форматында ачылган Сәләт мәктәбенә киләсе уку елына әзерлек курслары алып барылуын әйтте. «Дәүләт ярдәме белән тулы мәктәп оештырасыбыз килә. Хәзерге вакытта беренче сыйныфта 11 бала белем ала. Киләсе елга керергә җыенган балалар өчен әзерлек курслары алып барыла», — диде ул. «Дәресләр татар һәм рус телләрендә уза. Һәр көнне тәнәфестә инглизчә уеннар уздырыла, инглиз теле фән буларак та өйрәтелә. Без барлык мөмкинлекләрне кулланып эшлибез. Уку процессы Сәләтнең барлык базаларында үтә. Безнең мәктәп барлык кешеләр өчен ачык», — диде Диләрә Якубова.

Матбугат очрашуында киләчәккә планнар турында да сүз булды. Алда торган иң зур чараларның берсе - «Әйдаманнар мәктәбе».
«Октябрь уртасыннан һәр теләгән студент Әйдаманнар мәктәбен уза ала. Моның өчен рәсми сайтыбызда гариза тутыру сорала. Без берничә таләп буенча кабул итәбез: әйдаман татар телен белергә тиеш. Икенчедән, аның 18 яшьтән өлкән, мәктәпне бетергән, уку йортында укыган яисә эшләгән кеше булуы шарт», — дип билгеләп үтте Игорь Смирнов.

Аның әйтүенчә, педагогик белем булу мәҗбүри түгел. «Анысын без үзебез өйрәтәбез. Бу ел дәвамында узган җәйгә нәтиҗә ясаячакбыз, Әйдаманнар ярышы проектында елның иң яхшы әйдаманын билгелиячәкбез. Шуңа күрә Сәләтнең ишеге һәрвакыт ачык», — дип сөйләде ул.