«Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Принимаем заявки на осеннюю сессию школы «Фәнсар»

Җәй генә түгел, көз җитүгә дә яшьләр күңеле еракларга омтыла. Күпне белергә, яңа дуслар табарга теләгәннәр өчен шәп яңалык!

1-7 ноябрь көннәрендә Биләрдә узачак «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз! 

Математика, җәмгыять белеме, физика, химия, биология, инглиз һәм рус теле, әдәбият фәннәреннән иң шәп белгечләр белем бирәчәк. «Фәнсар» мәктәбе - үзеңне күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек, мәктәптә алган белемнәрне ныгытыр өчен көчле платформа. Гаризалар 10 нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.

Көтәбез сезне!