«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул итәбез! кире кайтырга

Принимаем заявки на участие в конкурсе «Сәләткә нур булган йолдызлар»
Шигърият, драматургия, публицистика дөньясында кайнаучы, чәчмә әсәр язучы, балалар әдәбияты белән кызыксынучылар! Сезнең өчен шәп хәбәр! «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул итә башлыйбыз! 

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
– шигърият,
– чәчмә әсәр,
– балалар әдәбияты,
– драматургия,
– публицистика.

Конкурста 11 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
⠀ 
Гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз.