«Сәләт» Прага мәктәбенең тугызынчы көне ← кире кайтырга
![Программа девятого дня Пражской школы «Сәләт»](/upload/resize_cache/iblock/227/352_255_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/jykeIGhpkCM.jpg)
«Сәләт» Прага мәктәбенең тугызынчы көне очрашуларга бай булды.
Көннең беренче спикеры – Лукаш Вали. Ул Чехиядән. Лукаш – KURO Hradec Král оештыручысы һәм EVS координаторы, халыкара волонтерлык, формаль булмаган уку-укыту технологияләре һәм халыкара мөнәсәбәтләр эксперты. Спикер «Альтернатив икътисади системалар» темасынатренинг үткәрде.
Киләсе спикер – Лиана Димөхәмәтова. Ул Чехиядә яшәүче милләттәшебез. Selet Prague School катнашучылары эксперт белән PR, рекламага карата сорауларны тирәнтен өйрәнделәр.
«Сәләт» Прага мәктәбе кысаларында Россиянең Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисади вәкиле Сергей Кузьмич СТУПАРЬ һәм Татарстанның Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисади вәкиле Зөфәр Тәлгать улы АБДУЛГАЛИЕВ белән очрашу оештырылды. Әңгәмә барышында катнашучылар кызыксындырган сорауларына җавап таба алды.