Сәләтле Рафик Сингатуллин Килиманджарода Сәләт әләмен күтәргән кире кайтырга

Рафик Сингатуллин возвел флаг Сәләт на Килиманджаро

Сәләтле Рафик Сингатуллин Африканың иң биек тавы – Килиманджароны яулаган. Аның иң югары ноктасында ул Сәләт әләмен күтәреп түбәндәге сүзләрне язган: «Җәүдәт абый, әлеге биеклекне СЕЗ яулаганы белән чагыштырырлык та түгел! Мин Сәләткә, аның миссиясенә, югары максатларына, якты киләчәгенә ышанам!»

-         23-нче июнь көнне иртән мин Африканың иң биек тавы Килиманджароны яуладым. Бу диңгез дәрәҗәсендә 5895 метр дигән сүз. Әлеге гамәлемне чечен дустым Рөстәмгә багышладым. Шушы экспедициягә составны ул җыйды. Татарстан һәм Чечня арасындагы дуслык безнең башлыкларыбыз – Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыровтан килә дип саныйм. Бу безнең халыкның соңгы яуланган үре түгел әле!

Рафикның Сәләт белән дуслыгы былтыр башланып китә. Якын-тирәдәге бөтен дуслары Сәләттән икән. Шушы исемлектә аның тормыш иптәше дә бар. Рафикка Сәләт принциплары бик ошаган, Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән дә танышып өлгергән. Шуннан соң ул ике ел рәттән гаиләсе белән Форумда кунак була. Сингатуллиннар гаиләсе балаларын да Сәләттә тәрбияләргә карар кыла. Сәләт-Бәләкәч аларга ярдәмгә килә.

Рафикның бу беренче яуланган зур биеклеге икән. «Минем түземлек дәрәҗәсе бик югары. Әзерлексез генә мендем. Бер иптәшем хәтта синең кебекләр җиңү өчен туган дип тә белдерде», - ди Рафик.

Егетнең киләчәк планнары да зурдан: әлегә ул Сәләт берләшмәсе җитәкчелеге белән Сәләт мәктәбе һәм балалар бакчасы булдыру буенча сөйләшүләр алып бара. «Минем Сәләткә булышасым килә. План төзү, территория үстерү өлкәсендә тәҗрибәм зур. Үземнең компаниям өчен көнбатыш экспертларыннан торган команда җыя алдым, без хәзер эшне заказчик күзен ачып йомганчы башкарабыз!» - дип көлеп сөйләде Рафик.

Сәләт белән Рафик Сингатуллинның хезмәттәшлеге ничек дәвам итәр, без сезгә киләчәктә җиткерербез! Хыялланыгыз, аны чынга ашырыгыз! Максатлар куегыз, аңа ирешегез! Безнең көч – бердәмлектә!