Сәләт ветераны Рәфис Камалов интерактив татар әлифбасын уйлап тапкан кире кайтырга

Рафис Камалов разработал интерактивную татарскую азбуку

Сәләт ветераны Рәфис Камалов бертуган абыйсы Илнур Камалов белән берлектә интерактив татар әлифбасын уйлап тапкан. «Фабрика предпринимательства» проектының 6-нчы сезоны кысаларында ТРның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов проектны хуплады. Рөстәм Нургалиевич фикеренчә, татарлар чит илләрдә дә күпләп яшәгәнгә күрә, әлеге әлифба киң максатчан аудиториягә ия.

Рәфис, әлифба уйлап табу идеясе ничек барлыкка килде?

- Идея улыма рус телендә әлифба сайлаганда башыма килде. Татарчасын да аласы килде, тик ул юк иде.

Интерактив әлифба нидән гыйбарәт?

- Әлифба планшет формасында эшләнгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ясалган. Аның 4 режимы бар: хәрефләр, саннар, сүзләр, төсләр өйрәнү. Һәр хәрефкә аерым бер шигырь бар. Без ул шигырьләрне үзебез иҗат иттек. Алынган белемнәрне имтихан режимына куеп тикшереп карап та була.

Сәләттән тыш ни белән шөгыльләнәсең?

- Әлмәттә тавыш яздыру студиям бар.

Сәләттә уздырган елларын искә алсак...

- Берләшмәдә мин күптәннән: 1998-нче елдан бирле. «Сәләт-Рухият» аланнарында булдым. 2002-нче елга кадәр сәлкеш идем. 2007-нче елдан бирле Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумына кунак буларак киләм. Быел беренче тапкыр уздырылучы Сәләт ветераннарының эшлекле форумында да катнаштым әле.

Сәләт синең өчен нәрсә ул?

- Сәләт – камиллеккә омтылучылар мохите. Андый кешеләр арасында булу – үсешкә омтылу дигән сүз. Сәләттәге бердәмлек хисе мәңгегә күңелләрдә калды.

Сәлкешләргә теләкләрең?

- Сәләткә чәчәк атуын, сәлкешләргә Сәләттә булуларын теләп калам!