Әйдаманнар, «Әйдаманнар ярышы»на гаризалар кабул итә башлыйбыз! ← кире кайтырга
Нәрсә: «Әйдаманнар ярышы»
Кайда: «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге (Биләр, Алексеевск районы)
Кайчан: 14.10.2016 – 17.10.2016
Гаризалар 1-нче октябрьга кадәр кабул ителә.
«Әйдаманнар ярышы»нда катнашыр өчен 2 мөһим шарт бар:
1. 2016-нчы елның «Сәләт» җәйге аланнарында әйдаман буларак катнашу.
2. 2015-нче, яки 2016-нчы елның «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашу.
Ярыш дүрт этапта үткәрелә.
1-нче этап – гаризаларны кабул итү
Катнашучылар portfolio-selet.ru сайтында үзләре турында бөтен мәгълүматны тутыралар, «Башкалар» бүлегендә булган дипломнарын, алан җитәкчесеннән бәяләмәне (отзыв) һәм әйдаманнар мәктәбенең таныклыгын беркетәләр һәм гаризаны оештыру комитетына җибәрәләр.
2-нче этап – катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы
Катнашучылар читтән торып, портфолио нигезендә сайлап алына
3-нче этап – әйдаманнар ярышы
Катнашучылар әйдаманлык осталыкларын күрсәтергә тиешләр.
4-нче этап – «Сәмрух» премиясе
«Әйдаманнар ярышы» финалистлары «Ел әйдаманы» номинациясендә катнашалар.