«Мин – ЕСО» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды ← кире кайтырга
9-14-нчы июль аралыгында, Биләр музей-тыюлыгында (ТР, Алексеевск районы), Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән V Халыкара яшьләр уку-укыту форумы узачак. Быелгы Форумның темасы «Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә». Шушы уңайдан Сәләт Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә «Мин – ЕСО» бәйгесен игълан итә. Катнаш һәм бәйгенең төп призларын - смартфон, планшет яки ноутбук от!
Бәйгенең катнашучысы булыр өчен эко-герой уйлап табарга кирәк. Ул үзен үрнәк итеп куеп, батырлыклары белән калганнарны табигатьне сакларга өндәргә тиеш.
Эко-батырлыклар итеп түбәндәге чараларны атарга була:
- акцияләр;
- мотивацияләүче роликлар;
- социаль реклама.
Үзегезнең барлык идеяләрегезне видеоролик, фото/постер яки мәкаләләрдә чынга ашыра аласыз.
Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә. Гариза формасында эко-героегызны сурәтләүче видео-визитка беркетегез.
Бәйгенең төп 3 эшен, ягъни эко-геройның батырлыкларын автор социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларда урнаштырырга тиеш («Вконтакте»да мәҗбүри, «Инстаграм»да – теләк буенча).
Бәяләү таләпләре:
- геройның уйланышы (тышкы кыяфәте, тарихы (легенда), миссиясе, суперкөче);
- геройны үзенчәлекле итеп тәкъдим итә белү;
- бәйге темасы ачылышы;
- татар телен куллану;
- бәйгенең мәҗбүри шартларына буйсыну;
- эко-геройның PR-үсеше;
- батырлыкның масшаблы булуы.
Бәйгедә катнашу өчен мәҗбүри шартлар:
- автор «Сәләт» берләшмәсе катнашучысы булырга, бәйгенең финал этабы көнне килергә тиеш;
- эко-геройны тәкъдим итүче аккаунт/сәхифә/төркемнәр киләсе мәгълүмати ресурсларга язылган булсын: «Инстаграм»да – selet_official, «Вконтакте» – selet_official;
- һәр эко-герой «Сәләт» берләшмәсенең берәр аланын тәкъдим итү кирәк (1994-2016 еллар);
- һәр эко-герой 3-тән дә ким булмаган, тирә-юньдәге кешеләрне битараф калдырмаучы эко-батырлык эшләргә тиеш;
- барлык постларга #selet #экотатарстан һәм #эколето2016 хэштеглары куелсын;
- исеме – «Мин – ЕСО».
Үткәрү этаплары:
1 этап (8-20 июнь) – selet.biz сайтында гаризалар кабул итү;
2 этап (20 июнь-5 июль) – эко-геройларны социаль челтәрләрдә үстерү;
3 этап (9-14 июль) – «Сәләт» Форумында супер-геройларны тәкъдим итү, нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
Барлык туган сорауларыгыз белән min.eco@selet.biz. электрон адресына мөрәҗәгать итегез.