М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе конференциясенең читтән торып катнашу этабы нәтиҗәләре кире кайтырга

Результаты заочного тура конференции школы «Фәнсар» имени М.И. Махмутова

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IХ Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең II этабына сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр исемлеге әзер!

Конференция Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан федераль (Идел буе) университеты катнашында уздырыла.

Аның төп максаты - Татарстан Республикасы укучыларының фәнни потенциалын ачыклау һәм үстерү.

Конференциянең бурычлары:

- фəн юнəлешендə сəлəтле укучыларны билгелəү;

- иҗади һəм интеллектуаль ярыш аша укучыларны төрле фəн өлкəлəренə җəлеп итү, кызыксындыру, активлаштыру;

- интеллектуаль-иҗади эшчəнлекне популярлаштыру, укучылар арасында фундаменталь һəм гамəли фəннəргə кызыксыну тудыру;

- фəнни тикшеренүлəргə кызыксыну уяту, катнашучыларны төрле юнəлештəге фəнни мəктəплəргə җəлеп итү (математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология, археология);

- фəнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары галимнəрен мəктəп укучылары белəн фəнни эшлəр башкаруга җəлеп итү, үз фəннəренə карата балаларда кызыксыну уяту мөмкинлеклəре тудыру;

- мəктəп укучылары башкарган фəнни эшлəрнең җитəкчесе, яисə консультанты буларак катнашучы укытучыларның фəн белəн кызыксынуын арттыру һəм фəнни активлыгын үстерү;

- укыту процессында укучыларның фəнни тикшерү эшчəнлеклəренə бəйле мəгариф программаларын һəм методикаларын үстерү;

- татар телен фундаменталь һəм гамəли фəннəр өлкəсендə актив куллану өчен мотивацион шартлар тудыру.

Киләсе этапка узучы яшь галимнәрне 27 апрель көнне Сәләт йортында көтеп калабыз. Уңышлар сезгә!