Римма Атласовна Ратникова: «Сәләт» дөньясы чәчәк атсын! Молодцы!» кире кайтырга

Бүген,  25-нче май көнне «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова белән «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасы активы эшлекле иртәнге ашта катнашты. Исегезгә төшерәбез, «Безнең фикер!» проекты «Сәмрух 2015» ел премиясендә җиңү яулаган иде.

Әлеге дебатлар лигасы 2014-нче елдан бирле эшләп килә. «Сәләт» берләшмәсе белән берлектә ул яшьләрне критик һәм аналитик фикер йөртергә, зур аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәтә, актив гражданлык позициясе тудыра, татар телен һәм мәдәниятен үстерә. Уеннар парламент дебатларының британ форматында уздырыла. Катнашу өчен Татарстан Республикасының 14 яшьтән олырак  мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

Римма Атласовна, беренче эш итеп «Сәләт» дөньясы белән танышып чыкты. «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов «Сәләт» йорты буенча махсус экскурсия үткәрде, «Сәләт»нең проектлары, җәйге аланнары турында кыскача сөйләп узды, аннары  эшлекле иртәнге аш башланып китте. 

«Безнең фикер!» активистлары башта үз проектлары белән таныштырдылар, ирешкән уңышлары, яулаган үрләре хакында да искәртеп уздылар. Римма Ратникова аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде: «Татар телен үстерүгә зур өлеш кертәсез, афәрин! Мин Дәүләт Советы әгъзасы буларак сезнең позицияне аңлыйм, хуплыйм. Сезнең кебек чакта мин дә бик актив идем, журналистика белән кызыксындым. Сезгә дә киләчәгегездә бары уңышлар гына теләп калам, яңадан-яңа үрләр яулагыз, телебезне, мәдәниятебезне саклагыз, үстерегез! «Сәләт» дөньясы чәчәк атсын! Бүгенге көндә сезнең сәлкешләрегез арасында кемнәр генә юк, алар көннән-көн яңа үрләр, яңа дәрәҗәләр яулыйлар. Молодцы!» - дип изге теләкләрен юллады.

Чыгышыннан соң Римма Атласовна яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Биредә күбрәк тел, мәдәният, сәясәт мәсьәләсенә кагылышлы сораулар яңгырады.

Чара күмәк фото төшү, теләкләр теләшү белән тәмамланды.

IMG_1211.JPG

IMG_1283.JPG

IMG_1300.JPG

IMG_1349.JPG

IMG_1371.JPG

IMG_1325.JPG

IMG_1315.JPG

IMG_1391 — копия.JPG