Робототехника, ясалма интеллект, язгы бал – «Sanak-lab»ның язгы күчмә сменасында! кире кайтырга

Робототехника, искусственный интеллект, весенний бал – все это на весеннем выезде «Sanak-lab»!

27-нче апрель – 2-нче май көннәрендә «Фәнсар» ФБҮдә «Sanak-lab» Уку-укыту лабораториясенең язгы күчмә сменасы узды. Анда Татарстанның 42 район һәм шәһәреннән (Алексеевск, Азнакай, Әлмәт, Питрәч, Түбән Кама, Яр Чаллы һ.б.), Башкортстан һәм Мари Иле Республикаларыннан укучылар катнашты.

Сәлкешләр әлеге юнәлешләр буенча белем алды:

- системалы администрацияләштерү

- видеомонтаж

- робототехника

- олимпиада программалаштыруы

- инглиз теле

- фото

Моннан тыш, балалар техник фәннәр кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең кулланма семиотика институты өлкән фәнни хезмәткәре Айлар Хөсәеновның лекциясен тыңлады. Ул ясалма интеллект турында сөйләде. Шулай ук балалар Оксфорд Татар Интерактив сүзлеге координаторы Гөлшат апа Сафиуллина алып барган викторинада да катнашты.

Уку-укыту программасыннан кала, балалар өчен күңел ачу һәм спорт программасы да әзерләнгән иде («Вакытта сәяхәт» квесты, интеллектуаль турнир, «Dance battle», Топ-спикер, спорт эстафетасы, «Кәеф шоу». Смена зур матур язгы бал белән тәмамланды.