Сәләт яңа тәҗрибә һәм зур үрләр яуларга этәргеч бирә кире кайтырга

Сәләт дает новый опыт и стимул к достижению больших высот

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй – 2024» ял итү кампаниясе башлануына һәм Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә IX республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды. 

Чарада ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин, IX «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесе Илзия Нәҗипова катнашты.

«Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт клубларын 2015 нче елдан башлап, «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 9 ел дәвамында әлеге чарада 625тән артык кеше катнашты, 74 җиңүче билгеләнде.

Быел «Сәмрух» ел премиясендә барлыгы 18 номинация: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында», «Сәләт классы», «Ел клуб кураторы», «Ел клуб укытучысы» буенча җиңүчеләр билгеләнде.

«Мин Сәләткә беренче тапкыр 2016 елда кушылдым. Мәктәптән активист буларак, мине «Болгар — Туган тел» аланына җибәрделәр. Шундый ошатып кайттым бу мохитне, биредәге ачык күңелле кешеләрне һәм бик теләп, төрле сменаларда ял иттем, әйдаман булдым. Сәләттәге актив эшчәнлегемнең нәтиҗәсе «Сәмрух» ел премиясендә җиңү булды, - дип сөйләде журналистларга Илзия Нәҗипова. - Сәләт яңа тәҗрибә һәм зур үрләр яуларга этәргеч бирә. Бер номинациядә җиңүче инде билгеле, ә калганнарында беренчелекне кемнәр алганын бүген «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында беләчәкбез».

«Быел «Сәмрух» ел премиясе тугызынчы тапкыр үткәрелә. Ул ел дәвамында Сәләтне үстергән, ныгыткан шәхесләргә рәхмәт җиткерү, аларның хезмәтен билгеләү, иң оста сәләтлеләрне бүләкләү йөзеннән уздырыла. «Сәмрух» ел премиясе белән кышны төгәлләп, узган елга нәтиҗәләр ясап, «Сәләтле җәй – 2024» ял итү кампаниясен башлыйбыз», - дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.

Шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге директоры ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Сәләт үсешенә зур өлеш кертүен дә билгеләп үтте.

«Сәләтле җәй – 2024» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак.

«2023 елның җәендә Сәләт берләшмәсе тарафыннан Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Кырым Республикаларында 30 профильле алан уңышлы уздырылды. Бу вакыт эчендә Сәләт аланнары һәм Форумнарында 14000нән артык кеше ял итте, алар белән 500 дән артык әйдаман эшләде. Агымдагы елда шулай ук, традицион Сәләт аланнарын, халкыбызның тарихын өйрәнү, туган телне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру планлаштырыла», - дип сөйләде Айгөл Сабирова.

«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнаша.

«Барлык Сәләт аланнарында, проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн һәм офлайн дәресләр оештырылды. Узган елдан башлап, «Башҗитәкләр мәктәбе» кысаларында методистлар өчен уку-укыту программасы уздырсак, быел беренче тапкыр СММ-белгечләр өчен «Медиа мәктәбе» үткәрдек. Аланнар өчен сыйфатлы программа әзерләү көздән үк башлана», - дип ассызыклады «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин.

Аның сүзләренчә, һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге.

ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов Сәләт белән «Алдынгылар хәрәкәте»нең хезмәттәшлеге хакында сөйләп китте.

«Ике хәрәкәтнең дә миссиясе тәңгәл. Кызыклы һәм файдалы булган уртак проектларыбыз бар. 2023 елда Биләр Форумның алтынчы сменасы Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә узды. Сәләт мохите «Алдынгылар хәрәкәте»нә көчле команда тупларга ярдәм итте,» - дип билгеләде ул үз чыгышында.