Сәләт һәм КНИТУ хезмәттәшлек килешүе төзеде кире кайтырга

Сәләт и КНИТУ подписали соглашение о сотрудничестве

9 ноябрьдә КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Әлеге документ ике оешманың балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге мәсьәләләрен җайга сала.

Очрашуны Юрий Казаков һәм Җәүдәт абый Сөләйманов ачты. «Сәләт» проектлары җитәкчесе әлеге килешүнең әһәмиятен ассызыклады.

Якын арада Сәләт КНИТУ белән берлектә мәктәп укучылары өчен олимпиадалар үткәрү эшен башлаячак. Физика, химия, математика һәм информатика фәннәренә кагылышлы башка чаралар да булыр дип көтелә.