Алинә Гималтдинова: «Сәләт елдан-ел үсә, яңа мөмкинлекләр ача!» кире кайтырга

Алина Гималтдинова: «Сәләт с каждым годом растет, открывает новые возможности!»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе башлануына һәм Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә X республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин, Татарстанның топ-блогеры, «Копилка Счастья» хәйрия проекты авторы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Сәләт аланнары сәлкеше Алинә Гималтдинова, X «Сәмрух» ел премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе финалисты Сөләйман Мөхәммәтҗанов катнашты.

Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын 2015 нче елдан башлап, «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 10 ел дәвамында әлеге чарада 725 тән артык кеше катнашты, 83 җиңүче билгеләнде.

Быел «Сәмрух» ел премиясендә барлыгы 19 номинация: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында», «Сәләт классы», «Ел клуб кураторы», «Ел клуб укытучысы», «Ел алан укытучысы» буенча җиңүчеләр билгеләнде.

«Быел «Сәмрух» ел премиясе унынчы тапкыр үткәрелә. Ул ел дәвамында Сәләтне үстергән, ныгыткан шәхесләргә рәхмәт җиткерү, аларның хезмәтен билгеләү, иң оста сәләтлеләрне бүләкләү йөзеннән уздырыла. Номинацияләр елдан-ел үсә бара, яңа номинацияләр барлыкка килә, катнашучылар саны арта. Мәсәлән, бу елны беренче тапкыр «Ел аланы укытучысы» номинациясендә җиңүче билгеләнәчәк. Бу елны бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 19 февраль көнне 17:00 сәгатьтә уздырылачак», - дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.

Шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге директоры ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Сәләт үсешенә зур өлеш кертүен дә билгеләп үтте.

Быел Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 26 җәйге профильле смена узуы планлаштырылган. Шулай ук Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

«2024 елның җәендә Сәләт берләшмәсе тарафыннан Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Кырым Республикаларында 30 профильле алан уңышлы уздырылды. Агымдагы елда шулай ук, традицион Сәләт аланнарын, халкыбызның тарихын өйрәнү, туган телне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру планлаштырыла. Сәләт проектларында катнашу аша 14000 гә якын сәләтле балалар һәм яшьләр иҗат, медиа, IТ кебек өлкәләрдә татар телендә яңа белемнәр үзләштерә ала», - дип сөйләде Айгөл Сабирова.

«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700 дән артык кеше катнаша.

«Барлык Сәләт аланнарында, проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн һәм офлайн дәресләр оештырылды, «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Медиа мәктәбе» проектлары үз эшен дәвам итте. Аланнар өчен сыйфатлы программа әзерләү көздән үк башлана. «Сәләтле җәй - 2025» гаризалар кабул итү кампаниясе үз эшчәнлеген 1 март көнне яңа Сәләт платформасында башлап җибәрәчәк. Бу өр-яңа платформа аңлаешлы, заманча, зәвыклы, аның үз рейтинг һәм платформа системасы балаларны сайлап алу өчен генә түгел, ә Сәләт хәрәкәтенә кушылу өчен тагын бер ысул булып тора», - дип ассызыклады «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Аяз Ханафин.

Аның сүзләренчә, һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге булачак.

Татарстанның топ-блогеры, «Копилка Счастья» хәйрия проекты авторы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, Сәләт аланнары сәлкеше Алинә Гималтдинова Сәләтнең аның тормышында нинди роль уйнавы хакында сөйләп китте.

«Үз вакытында мин дә Сәләт проектларында актив катнашкан идем, ә хәзер мин спикер, остаз, эксперт, әни буларак ел саен форумнарда, «Сәмрух»та катнашам, балаларымны җәйге профильле Сәләт аланнарына җибәрәм. Сәләтнең шушы еллар дәвамында масштаблары киңәйде, Сәләт елдан-ел үсә, яңа мөмкинлекләр ача, сәләтле яшьләрне үстерә», - дип билгеләде ул үз чыгышында.

«Мин Сәләт мохитенә 2021 елда кушылдым. Сәләттәге юлымны мин Биләр каласы аланында башладым. Шундый ошатып кайттым мин бу мохитне, биредәге ачык күңелле кешеләрне, мавыктыргыч чараларны. Аннары бик теләп әйдаманлык юлымда беренче адымнарымны ясадым, төрле сменаларда катнаштым. Сәләт – мөмкинлекләр мохите, ул үстерә, камилләштерә, яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Сәләттәге актив эшчәнлегемнең нәтиҗәсе «Сәмрух» ел премиясендә Ел әйдаманы һәм Ел кулдашлары финалисты булуым, - дип сөйләде журналистларга Сөләйман Мөхәммәтҗанов. - Бер номинациядә җиңүче инде билгеле, ә калганнарында беренчелекне кемнәр алганын «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында беләчәкбез».