Сәлкешләр бар осталыкларын күрсәттеләр кире кайтырга

Сэлкеши показали, на что они способны

14-нче декабрь көнне Сәләт йортында «Сәмрух 2016» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә сайлап алу туры үткәрелде. Билгеле булганча, чараның төп максаты булып Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләрне бүләкләү, алар хезмәтенә бәя бирү, Сәләт  проектларын оештыручыларга, партнерларга, укытучыларга рәхмәт белдерү тора.

Чараны «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. Катнашучыларга уңышлар теләде, жюри әгъзаларына мөрәҗәгать итте, ә кунакларга рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, «Сәмрух» премиясе Сәләт өчен бик кирәкле чара: ул Сәләтне дә сәләтлеләрне дә үстерә, киләчәк өчен нигез булып тора.

Бәйгедә төрле яшь категориясендәге балалар катнаша ала, алар үзләрен Сәләтнең җәйге аланнарында актив күрсәткән. Чыгышлар ике телдә алып барылды, әмма шуңа да карамастан, татар теле өстенлек ала. Башта катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, аннары жюри әгъзаларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Самарадан Сабир Галимуллин да «Сәмрух» ел премиясендә көчен сынап карарга булган. Ул «Сәләт-Балтач 2015», «Сәләт-Санак 2015» сменаларында, бу җәйне Төбәкара «Болгар-Туган тел» палаткалы форумында катнашкан. Шулай ук Сабир «Сәләт-Самара» клубының рәисе дә әле.

-  Сабир, чыгыш ясаганнан соң нинди хисләр кичердең?

- Әлбәттә, шатлык. Шатлык бит ул йөздә генә түгел, ул, беренче чиратта, күңелдә. Минем хәзер шатлыгым зур, хисләрем хәтта ташып тора, барлык уйларымны капладылар. (Көлә)

 - «Сәмрух» ел премиясендә беренче тапкыр катнашасыңмы?

- Беренче тапкыр. Бу минем өчен яңа сынау, үз көчемне сынап карыйм бит. «Иң мөһиме – курыкмаска!» дигән девиз астында чыгыш ясадым.

- «Сәмрух» премиясендә катнашырга сине нәрсә  мәҗбүр итте?

-  Үзеңне ничек кешеләргә күрсәтергә, ничек тәкъдим итәргә кирәк икәнен аңладым. Үзеңне тәкъдим итүдә иң мөһиме нәрсә ул? Минемчә, ул сүзләр һәм карашлар. Менә шуны аңлау өчен мин монда килдем.

- Чыгышың үзеңә ошадымы?

- Әйе. Яңа хисләр дулкынында йөздем, яңа кешеләр белән таныштым, яңа дуслар таптым. Чара бик шәп, катнашучыларга рәхмәт!

Лия Мифтахетдинова, Сәләт медиа-мәктәбе укучысы