«Sanak-lab» узды, ə хатирəлəр калды! ← кире кайтырга
«Sanak-lab»ның географиясе Татарстанның картасын төрле яклап айкый: Казан, Иннополис, Алексеевск, Əлмəт, Җəлил, Саба. Шушы районнардан килгəн сəлкешлəр октябрьнең суык көннəрендə «Фəнсар»да кыздырды!
Əмма онытмыйк: лабораториянең төп максаты, əлбəттə, белем бирү. Көн саен катнашучылар өчен 3 сəгатьлек дəреслəр һәм остаханәләр уздырылды. Темалары бик кызыклы:
• видеомонтаж;
• компьютер дизайны;
• 3Д-модельлəштерү;
• рəсем ясау;
• DnD уены;
• инглиз теле.
Катнашучыларны шушы өлкəлəр буенча югары уку йортын тəмамлаган укытучылар һəм студентлар укытты.
«Sanak-lab»та көне буе укыйлар гына икəн диючелəр, ашыкмагыз! Катнашучылар өчен күңел ачу программасы да əзерлəнгəн иде. Быел оештыручылар барлык чараларны да детектив стилендə эшләп, Шерлок Холмс белəн бəйлəгəннəр. Төрле табышмаклар чишеп, «санаклылар» үзлəрен яңа яктан ачкан.
Көзге сессиянең нəтиҗəлəре:
5 көн эчендə 15 сəгать дəреслəр һәм остаханәләр, 2 квест уздырылган; сəлкешлəрнең үзлəре уйлап тапкан детектив агентлыклары презентациялəнгəн, топ-спикер, квиз, тематик бал оештырылган.
Əдилə Камалова, өлкəн əйдаман:
«Быелгы сессия үзенчəлекле булды, чөнки без сəлкешлəрнең яшь диапазонын арттырдык һəм 3-5-нче сыйныф укучылары өчен «Scratch» программалаштыру телендə аерым дəреслəр үткəрдек. Нəрсə үзгəрми калганын төгəл əйтə алам: «Sanak-lab» һəрвакыттагыча продуктив һəм күңелле узды!»
Менə шундый кызыклы итеп узды быел «Sanak-lab»ның көзге уку-укыту сессиясе. Килəсе сессиядə син дə катнашмый калма, тагы да кызурак булачак!