Сәләтлеләр Бөтенрәсәй «Лидер XXI века» бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар кире кайтырга

Сэлэтовцы стали победителями и призерами Всероссийского конкурса «Лидер XXI века»

Мәскәүдә балалар оешмаларының лидерлары һәм җитәкчеләре өчен оештырылган Бөтенрәсәй «Лидер XXI века» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасын 13 актив, максатчан һәм кыю яшьләребез тәкъдим итте. Алар арасында 4 Сәләт активисты да бар: Игорь Смирнов, Арзу Юсифова, Тимерхан Шәйхетдинов һәм Илназ Идрисов.

Өч Сәләтле Татарстанга җиңү белән кайтты!

«Балалар/яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры 14-17 яшь» номинациясендә Илназ Идрисов «Махсус бүләк»кә лаек булды. «Балалар/яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе 14-17 яшь» номинациясендә Тимерхан Шәйхетдинов 2-нче, «Балалар/яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе 18-25 яшь» номинациясендә Игорь Смирнов 3-нче урынны яулады. 

Катнашучылар 4 көн дәвамында төрле сынаулар аша уздылар: үзеңне тәкъдим итү, проект яклау, эшлекле уен кебек чараларда үзләрен күрсәттеләр. Бәйге кысаларында мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар узды, остаханә, түгәрәк өстәл, дебатлар, дискуссия мәйданчыклары да оештырылды.

Игорь Смирнов:

- Рәсәйнең 50 төбәгеннән 250 катнашучы булуы бик зур күрсәткеч. Һәрхәлдә, бәйгенең статусын күзаллау өчен ярдәм итә. Иң авыры дуслар белән көрәшүе булды. Бер үк номинациядә бер үк төбәктән килгән кешеләр катнашкан очраклар күзәтелде. Барлык катнашучылар да үз төбәкләрендә җиңү яулап бирегә килгәннәр, үзенчәлекле шәхесләр һәм һәммәсе дә җиңүгә лаек.

Илназ Идрисов:

-         Бәйге бик кызыклы үтте. Остаханәләрдә, квестларда катнашу кызык булды. Минем өчен иң авыр сынау булып проект яклау торды. «Яшь ТНВ»ны үстерү буенча проект тәкъдим иттем. Көндәшләр дә көчле иде. Миңа калса,  юмор хисе аша каравым, коммуникабельле  булуым һәм артымнан башкаларны да ияртә белүем җиңүгә китерде. Җиңәрмен дип өметләндем, тик җиңүемне ишеткәч барыбер дә шок хәлендә калдым. Бик шатландым! Бәйгедә катнашу миңа тәҗрибә тупларга ярдәм итте, дуслар һәм мотивация бирде. Хәзер мин тагын да яңа үрләр яуларга әзер!

Тимерхан Шәйхетдинов:

-         Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Без – Татарстан делегатлары – бәйгегә ныклап әзерләнеп килдек. Тик үз чыгышыңны көткәндә барыбер дулкынланмыйча мөмкин түгел: барысы да  син планлаганча үтүе кирәк бит! Тик хис-кичерешләр миңа алай комачау итмәде. Башка номинацияләр белән чагыштырганда көндәшләрем дә алай күп түгел иде, тик шулай да арабызда конкуренция сизелде. Бәйге миңа чыныгу һәм алыштыргысыз тәҗрибә бирде. 

Арзу Юсифова:

-         Бәйгенең бу этабында барлык төбәкләрдән җиңүчеләр җыелган иде. Мин үземне, оешмамны һәм «Болгар-Туган тел» проектын тиешенчә тәкъдим иттем. Иң авыры җиңелү булды. (Көлә) Тик минем өчен иң мөһиме көндәшләремнең күбесе килеп алар өчен мин 21-нче гасыр лидеры дип атаулары булды. Бәйге миңа яңа хис-кичерешләр бүләк итте. Минем төркемем иң шәбе иде (2-нче төркем, «Балалар/яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры 18-25 яшь» номинациясе). Хәзер бар Рәсәйнең Сәләткә барасы килә! Ә минем ил буенча дусларым барлыкка килде. Шәп бит! Рәхмәт!