WorldSkills җиңүчеләре арасында – Сәләтнекеләр! кире кайтырга

Сэлэтовцы – в списке победителей WorldSkills!
20-24-нче май көннәрендә Казанда эшче һөнәр ияләренең WorldSkills Russia Милли чемпионатының финалы узды. Сәләт гаиләсендә 3 җиңү бар! Өчесен дә «Сәләт-Санак» егетләре китерде! 
 
Менә ул җиңүчеләребез: 
- «Сәләт-Санак», Sanak-lab лабораториясе укытучысы Руслан абый Даминдаров «Инженерия космических систем» компетенциясендә җиңүгә лаек булды! 
- «Сәләт-Санак» сәлкеше; Sanak-lab лабораториясе, Сәләт IT-үзәк укучысы, ә хәзерге вакытта МЦК КТИТС студенты Сергей Москвин «Информационные кабельные сети» компетенциясендә 1-нче урын яулады! 
- «Сәләт-Санак» сәлкеше, Sanak-lab лабораториясе укучысы Рәшит Галиуллин «Звукорежиссура» компетенциясендә җиңде! 
 
Сергей Москвин белән элемтәгә кереп, ярышка ничек әзерләнүе турында сораштык. «Мин «Информационные кабельные сети» компетенциясендә катнаштым. Барлыгы өч конкурс көне булды. Беренче ике көн бик катлаулы булды, барлык катнашучыларның да баллары тигез иде дияргә була. Ә өченче көнне мин бик күп баллга алдырып киттем. Шул өченче көн миңа җиңү китерде дә инде! Ел дәвамында көне-төне әзерләндем, ял итү, күңел ачуларны да онытып торырга туры килде. Һәм менә нәтиҗәсе! Ләкин беренче урын алырмын дип һич көтмәгән идем, бүләкләү тантанасына кадәр, минем беренче урынмы, әллә икенчеме икән, дип үз-үземә сорау бирдем», – дип сөйләде ул.