«Сәләт» стипендиясе Ләйсән Шәйхетдиновага тапшырыла кире кайтырга

Стипендия «Сәләт» вручается Лейсан Шайхутдиновой!

Ел ахырында иң-иң дип саналган «Сәләт»легә махсус стипендия тапшырыла. Әлеге бүләк яшьләрне яңа үрләргә мотивацияләү максатыннан, елга нибары бер тапкыр бирелә. Быел да әлеге стипендия 8-нче тапкыр үз иясен тапты. «Сәләт-Рухият 2015» әйдаманы Ләйсән апа Шәйхетдинова «Сәләт»тә быел иң-иң сәләтлесе дип табылды. Шәхсән Әдип Әлмир кулыннан бүләк алу ничегрәк икән ул? Моның турында Ләйсән үзе сөйләде. 

- Ләйсән, «Сәләт»тәге эшчәнлегең белән таныштыр әле. 

- «Мин «Сәләт»тә 2008-нче елдан бирле. Беренче барган аланым «Сәләт-Санак» булды. Бүгенгесе көндә «Сәләт»нең мәдәният комитетында эшлим, КФУда белем алам, чит телләр өйрәнәм. 

- Үз исемеңне ишеткәч нинди хисләр кичердең? 

- Әлеге премия мине, чын мәгънәсендә, рухландырды, хезмәтемне югары бәяләүләрен күрү иңнәремә канат куйды. Бик шатландым, әлбәттә. Зур рәхмәтем сезгә! Шундый илһамландыручы бүләкләр һәрберебезгә насыйп булсын!

 - 2015-нче елны йомгаклап ни әйтер идең? 

- Үсәргә, укырга җирлек бар әле. Алга таба да тукталып калмаска исәп. Барлык максатларыма ирешергә язсын! 

- Ләйсән апа! Без дә сине, үз чиратыбызда, шушы җиңүең белән ихлас тәбриклибез! Киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын, барлык уй-хыялларың чынга ашсын! Котлыйбыз, афәрин!