«Сәләт» әйдаманнар мәктәбе 2015: 2 көн ← кире кайтырга
3 нче февраль көнне Казан теннис академиясе бинасында «Сәләт» әйдаманнар мәктәбе үз эшчәнлеген дәвам итте. Исәп буенча икенче көннең төп чарасы булып «Сәләт»нең җәйге проектларын – барлык аланнарны тәкъдим итү планлаштырылган иде.
Булачак әйдаманнарны, алан җитәкчеләрен, оештыручыларны беренчеләрдән булып «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләде. «Бүген биредә булучы яшьләр «Сәләт»нең иң зур көче, иң биек ноктасы, каймагы, элитасы. Сезнең өскә зур җаваплылык төшә, шуны онытмагыз», - дип белдерде ул. «Әйдаман өчен төп шарт булып ни тора?» - дигән сорауга булачак әйдаманнардан җавап та эзләтте Җәүдәт абый. Төрледән-төрле фаразлардан соң, «татар телен белү» дигән фикер яңгырады. «Син 99% дөрес җавап бирдең. Ә төп-төгәл җавап – ул татар телен бик шәп белү!» - дип көлдерде.
Бу җәй «Сәләт»нең 30 аланы эшлиячәк дип көтелә. «Сәләт-Раушан», «Рухият», «Сәләт-Бөгелмә» кебек бай тарихлы аланнар өстенә яңалары да өстәләчәк. «Сәләт-Гайрәт», «Сәләт-Фикер», «Сәләт Биләр School» әнә шундыйлардан.
«Раушан» - интеллектуаль алан. «Рухият» - иҗади. Менә шушы ике аланның аерылгысыз сыйфатларын бергә куштык та, «Сәләт-Гайрәт» барлыкка килде», - дип аңлатты әлеге аланның өлкән әйдаманы Ришат Нуруллин.
«Сәләт-Фикер» - интеллектуаль алан. «Раушан»нан аермалы буларак, биредә фән олимпиадалары лауреатларын гына түгел, ә шахмат, брейн-ринг, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннары җиңүчеләрен дә кабул итәләр.
Борынгы Биләр каласында да быел 2 смена планлаштырыла. Беренчесе «Сәләт Биләр» форумына туры килүче «Сәләт-Биләр каласы» аланы. Һәм икенчесе – быел гына үз эшен башлаучы «Сәләт Биләр School» шулай ук фәнни юнәлештә эшлиячәк.
Татарстаннан читтә урнашкан тагын 2 алан бар: Башкортстан Республикасы, Туймазы районындагы «Сәләт-Кандракүл» аланы һәм Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кызыл Чишмә авылындагы «Сәләт-Батыр» сменасы. Алар чит төбәкләрдәге яшьләребездә татар теленә мәхәббәт уяту, телне саклап калуга корылган.
Һәр җитәкче үз аланы турында җентекләп сөйләп чыкты, көтеләчәк яңалыкларны искәртеп узды. Аларның чыгышлары нигезендә булачак әйдаманнар барырга теләгән аланнары исемен махсус исемлекләргә яздылар. Хәзер исә чын бәйге башлана: аның нигезендә җитәкчеләр үз аланнарына әйдаманнарны сайлап алачак та инде. Без, үз чиратыбызда, уңышлар теләп калабыз!