«Әйдаманнар мәктәбе»нең чираттагы дәресе кире кайтырга

Школа вожатых «Сәләт» с Анной Фельдман

Бүген, ягъни 11 нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Әйдаманнар мәктәбе»нең чираттагы дәресе узды. Булачак әйдаманнарның балалар белән эшләү осталыгын арттыру өчен оештырылган бу чараны «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна апа Фельдман алып барды.

Дәреснең бүгенге темасы итеп «Әйдаман эшчәнлегенең технологияләре» сайланылган иде. Биредә әйдаманнар смена буена балалар белән эшләүнең төп нигезләренә төшенделәр: танышу процессы ничек оештырырга, төркемдә ничек дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга, чараларны, төрле уеннарны ни рәвешле үткәрергә һәм башка бик сорауларына җавап таба алдылар.

«Смена, ягъни 18 көн, шәхси яктан әле яңа формалашып килүче бала өчен, үзе аерым бер гомер ул», - дип белдерде тренер Анна Фельдман. «Сезнең бурыч – шушы вакыт аралыгын мөмкин кадәр продуктив, файдалы һәм физик яктан уңайлы итеп үткәрергә булышу. Сез сәлкешләр өчен биредә әти-әни дә, абый-апа да, дус-иптәш тә. Әйдаман буларак игътибарлы да, гадел дә, кайгыртучан һәм тиешле урында кырыс та була белү бик кирәк» - дип аңлатты ул.

Аннары әйдаманнар танышу, дуслашу, кичке чараларга әзерлек һәм саубуллашу моментларына детальле күзәтү ясадылар. «Сезнең бурыч – әле яңа гына танышкан балаларны бәхәсләрсез генә дуслаштыру, төркемдә җылы атмосфера, дустанә мөнәсәбәт оештыру. Моның өчен элеккегедән калган «снежный ком» уены гына җитеп бетмәскә мөмкин. Оригинальлектән, нидер уйлап табудан, курыкмагыз, шаярырга, көләч йөзле булырга онытмагыз», - дип дәресне дәвам итте Анна апа Фельдман.

Шулай ук бүгенге дәрестә әйдаманнар «Дөрес шәмчек нинди булырга тиеш?» дигән сорауга да җавап табарга тырыштылар.   «Шәмчекне берничә төргә бүлеп карага кирәк: шәмчек-танышу (беренче көнне оештыру зарур), шәмчек-анализ, аерым бер темага багышланган шәмчек, нәтиҗә ясау шәмчеге. Беркем дә сезгә беренче көнне үк күңелен ачып салмас, тик шулай да тора-бара сез сәлкеш белән уртак тел табарга, аралашу калебе булдырырга һәм ахыр чиктә якын кешеләргә әйләнергә тиешсез. Шуңа да һәр балага индивидуаль караш мөһим», - дип белдерде тренер Анна апа.

Бүгенге дәрес, чыннан да, бик продуктив һәм күңелле үтте. «Сәләт»нең җәе сәлкешләрдән һәм сездән тора, кадерле әйдаманнар! Шуңа да эшегезгә җитди каравыгызны һәм тулысынча бирелеп эшләвегезне сорыйм», - дип йомгаклады Анна Фельдман.