«Сәләт» КВН мәктәбе – 1 көн кире кайтырга

Школа КВН «Сәләт»: День 1

6 март көнне «Сәләт» КВН мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Беренче көнне укытучылар – Төбәкара КВН Лигасы редакторлары – Әнвәр Оразов һәм Ильяс Мамонтов үзара аралашудан башларга булдылар. Катнашучыларга кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлек тудырылды. «КВНда ирешкән удышларыгызны сөйләгез әле», «Югары Лигага ничек эләгергә?», «Ничек шәп команда төзергә?» - яшь КВНчыларны әнә шундыйрак сораулар дулкынландыра икән.
Беренче семинар уенның төп кагыйдәләренә багышланган иде. Лекторлар катнашучыларга КВНның барлыкка килү тарихын сөйләп уздылар, аңа нигез салучылар белән таныштырдылар, КВНга гына хас терминнарның мәгънәсен аңлаттылар. Махсус төзелгән мисаллар нигезендә алар командада нинди рольләр булганына, «репреза»ның ни икәненә, аның ничек төзелгәненә махсус игътибар бирделәр.
Семинарлардан соң лекторлар барлык катнашучыларны тренинглар үтәр өчен 5 командага бүлделәр. Әлеге тренинглар ярдәмендә алар чын команданың нинди булырга тиеш икәнен аңларга тиешләр. Шулай ук мондый чара бер-берсе белән якыннанрак танышырга, дуслашырга, сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәк. Командалар узләренә исем дә уйлый башладылар.
Иртәгә дә катнашучыларны продуктив һәм күңелле көн көтә. Без исә, үз чиратыбызда, аларга уңышлар һәм көтеләчәк уеннарында уңышлар теләп калабыз!