«Сәләт» КВН Мәктәбе: соңгы көн кире кайтырга

Школа КВН «Сәләт»: день финальный

3 көнлек лекцияләр һәм семинарлардан соң катнашучылар «Сәләт» КВН Мәктәбендә нинди һөнәрләргә өйрәнгәннәрен күрсәтергә тиеш булдылар. Моның өчен, инде алданрак әйтеп узганыбызча, махсус уен оештырылды.
Әлеге 3 көн дәвамында, дәресләргә йөрүдән тыш, катнашучылар миниатюралар уйладылар, материал яздылар, редактуралар үттеләр. Теория белән практиканың янәшә баруы уенчыларга уңай тәэсир итте.
Жюри әгъзалары буларак  «Сборная банкетных ведущих» КВН командасы уенчылары Константин Бутусов, Арина Евграфова һәм Руслан  Халитов, шулай ук «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» КВН Мәктәбен оештыручылар Әнвәр Оразов һәм Ильяс Мамонтов сайланылган иде.
Уенда барлыгы 5 команда катнашты. Алар ике бәйгегә нигезләнеп уйнадылар: сәламләү һәм разминка. Беренче булып «Жить сегодняшним днем» командасы чыгыш ясады. Аларның Әнвәр Оразовка һәм Ильяс Мамонтовка атап күрсәтелгән пародияләре жюри әгъзаларына да, тамашачыларга да бик ошады. Икенче чыгыш ясаган «Юмор» командасы коллективта булган кызлар һәм егетләр каршылыгын күрсәтте. «Сборная персонала МЦ Волга» командасы исә, үз чиратында, пешекчеләр һәм җыештыручылар турында сөйләп көлдерде. «Шизофрения» КВН командасы бүгенге көн модасы хакында кызыклы фикерләрен белдерде. Соңгы булып сәхнәгә менгән  «Забавно» командасы хәтта рэп та укып күрсәтте, жюриның мәхәббәтен яулады һәм җиңүгә лаек дип табылды.
Кичә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.
Күбесе өчен әлеге мәктәп КВН дөньясына тәүге адымнар булды, тик аз гына вакыт эчендә алар шактый белем тупларга өлгерделәр. Без аларга КВН өлкәсендә һәр адым саен зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!