Идел буе төбәгендә «Краудфандинг мәктәбе» кире кайтырга

«Школа краудфандинга» в Поволжье

12-13-нче май көннәрендә, Татарстанның башкаласында беренче тапкыр Бөтенрәсәй Идел буе төбәкләре буенча «Краудфандинг мәктәбе» уздырылачак. Әлеге мәктәп «Planeta.ru» экспертларының кызыклы лекцияләреннән гыйбарәт. Чарадан соң биредә катнашучылар үзлектән крауд-компания эшчәнлеген башкара алачаклар. Җәмәгать эшлеклеләре, төрле оешма лидерлары үзләренең проектларын уңышлы итү серләренә төшенәчәк, аларны алга җибәрү өчен финанслар табу мәсьәләсе өстендә эшләячәк.

Төркемнәрдә эшләү «Краудфандинг мәктәбе» студентларына проектларның эскизын булдырырга булышачак. Шушы проектларны  аннары  катнашучылар, экспертлар, лидерлар һәм ММЧ вәвилләре алдында якларга да кирәк булачак.

«Краудфандинг мәктәбе»нә ничек эләгергә?

Planeta.ru» экспертлары иң шәп дип табылган 10 проектны сайлап алачак. Сайлап алу турында катнашу өчен сезгә Planeta.ru сайтының (https://school.planeta.ru/school/5) «Школа. Поволжье» бүлегенә кереп гариза калдырырга кирәк. Гаризада проектның барлык финанс максатларын, аны чынга ашыру вакытын һәм кыскача сурәтләмәсен күрсәтегез. Дәресләргә проект командасыннан икешәр кеше чакырыла.

12-нче май. 1-нче көн.

Иртәнге 10:00 кичке 21:00 кадәр, сайлап алу турын узган 10 проект авторы краудфандинг турында төп лекцияне тыңлаячак, үз идеяләре белән таныштырачак, аннары инде җитәкчеләре белән проектлары өстендә эшләячәк.

13-нче май. 2-нче көн.

13-нче май – «Краудфандинг мәктәбе»ндә ачык ишекләр көне. Иртәнге 11:00-дә «Крауфандинг – кризис вакытында проектларны финанслау өчен альтернатив вариант» дип аталучы лекция тыңлаячак. Аның төп тезислары:

-         Краудфандинг/халык финанславы ни сәбәпле хәйрия түгел?

-         Краудфандинг өчен идеяңне ничек тәкъдим итәргә?

-         Аудиториягә идеяңне ничек дөрес итеп җиткерергә?

-         Проектыңны/идеяңне ничек популярлаштырырга?

Лекцияне укыйлар:

1.     Василиса Горовая – «Planeta.ru»ның PR-директоры,  «Краудфандинг мәктәбе» укытучысы;

2.     Егор Ельчин – «Planeta.ru» «Краудфандинг мәктәбе» уку-укыту программаларының кураторы;

Программада шулай ук «Краудфандинг мәктәбе» катнашучылары алдында яклау, Идел буе Федераль округында фандрайзинг тудырган мөмкинлекләр турында лекция һәм «Ничек краудфандинг ярдәмендә проектыңны чынга ашырырга?» дип исемләнгән уңышлы крауд-проект авторыннан остаханә дә каралган.

Чараның уздырылу урыны: Казан, Борһан Шәһиди урамы, 7 («Смена» замана мәдәнияте үзәге). Керү бушлай. Алдан теркәлү узарга кирәк: https://planeta-ru.timepad.ru/event/321899/ Башлана 11:00.