«Сәләт-Азнакай» аланнарны тәкъдим итү конкурсында Гран-при яулады! кире кайтырга

«Сэлэт-Азнакай» завоевал Гран-при в конкурсе презентаций аланов!

SELET BILER FORUM-да иң төп конкурс – аланнарны тәкъдим итү. Бөтен аланнар аңа тырышып әзерләнә. Быел «Иң яхшы бию» номинациясендә – «Сәләт-Саба», ә «Иң яхшы җыр» номинациясендә «Сәләт-Раушан» җиңүче дип табылды. Ә Гран-прины «Сәләт-Азнакай» яулады! Соңгы тапкыр алар бу конкурста Гран-прины 2014-нче елда алган булган.

Смена методисты Резедә Абдуллина безгә презентациягә әзерләнүләре, үз чыгышларының идеясе һәм мәгънәсе турында сөйләде.

– Чынлыкта, башта идеяләр бик күп иде. Аланнарны тәкъдим итү конкурсының быелгы темасы – «Минем исемем Сәләт», һәм шуңа бәйле төрле фикерләр булды. Ләкин бер фикер башта ук килде: минем исемем түгел, «Безнең исемебез Сәләт» булырга тиеш. Бу чыгышны барыбызның исеменнән итеп эшлисе, берләмлекне күрсәтәсе килде. Идея смена башланырга бер атна кала тугандыр. Аннары көн саен ниндидер яңа фикер өстәлә торды.

Чыгышны сменаның беренче көненнән үк куя башладык, форумга кадәр 5 көн бар иде. Шушы 5 көн дәвамында әзерләндек. Безнең сәлкешләр бик акыллы, тырыш. Аларга презентациянең мәгънәсен, идеясен аңлаттык, нәрсә күрергә теләвебезне сөйләдек. Алар бу чыгышны җаннары аша үткәрергә тиеш иде. Һәм, минемчә, без моны булдырдык. Балалар чыгышның идеясен дөрес аңлады һәм аудиториягә дә дөрес итеп җиткерә белде.

Ничек итеп әзерләнгәнне бик хәтерләмим дә инде, аффект хәлендә булганмындыр, күрәсең. Төнлә йокларга «презентация» дигән уй белән ятасың, иртән шул ук уй белән уянып китәсең...

Безнең чыгыш бердәмлек турында иде. Сәләтле Кеше бар. Ул үзенең сәләтле икәнен белә, ләкин «Мин кем соң?» дигән сорауга җавап таба алмый. Безнең презентациянең беренче өлеше Кешенең уйлары турында иде. Ул Кеше урынында барыбыз да була ала. Ә икенче өлештә «Ай былбылым» җыры уйнады, анда инде Кеше үзенең кем икәнен аңлады. Барысы да тамырлардан, тарихтан, гаиләдән килә икән бит. Шушы уйлар аны яхшы мәгънәдә күмеп китте – тукыма шуны аңлата. Анда озын калфак бар иде, ул тарихыбыз һәрчак безнең белән дигәнне күрсәтә. Борынгы әби-бабаларыбызның рухы һәрвакыт безнең белән, алар безгә көч бирә, үзебезнең кем икәнлекне аңларга булыша. Ә чыгышның өченче өлешендә Сәләтнең ике канаты бар икәнен күрсәттек – тел һәм тарих. Сәләттә «Мин» дигән сүз юклыгын аңлатырга теләдек. Дөрес, без һәрберебез шәхес, һәм бу бик шәп! Ләкин без һәрвакыт «Без» дип сөйләшәбез. Безнең исемебез Сәләт. Моны горурланып әйтәбез!