Сәләт-Батыр 2014 кире кайтырга

Сәләтнең башлангычы кайда дигән сорауга күпләр бик озак җавап эзлиләр. Ләкин кайберәүләр генә Сәләтнең башлангычы Кызыл Чишмә икәнен белә. Кызыл Чишмә ул – картадагы кечкенә генә нокта. Ләкин нәкъ менә әлеге авылда Әдип Әлмир дөньга килә. Кызыл Чишмә Чувашия Республикасының Батыр районында урнашкан кабатланмас бер авыл. Ул башка авыллардан искиткеч матур табигате һәм ярдәмел кешеләре белән аерылып тора. 2013нче елда биредә беренче тапкыр Сәләт-Батыр аланы уздырыла. Әлеге вакыйга биредә булган һәр сәлкешнең күңеленә онытылмаслык хатирә булып кереп кала.

2014 елның 8нче июленнән 14 июленә кадәр Сәләт Батыр аланы икенче тапкыр уздырылды. 60 бала арысында сәлкешләр Батыр районыннан гына түгел, ә Татарстаннан да бар иде. Әтнә районыннан, Казаннан, Осиново бистәсеннән, Буадан килгән сәлкешләр Батыр җирен аеруча яратып киттеләр. Әйтергә кирәк, Батыр – чатырлы алан. Беренче көннән башлап алан шаулап, бар тирә-якты гөрләтеп торды. Алан белән бергә барлык авыл, район яшәде. Иртәнге якта сәлкешләр телләр өйрәнделәр һәм төрле мастер-классларга йөрделәр. Дәресләргә килсәк, алар бик кызыклы иде: татар, инглиз, кытай телләре, фото, кино, ШТК, hand-made. Һәркем биредә үзе өчен кызыклы дәресне эзләп табу бәхетенә иреште. Пешекчеләребез (бик зур рәхмәт аларга!) безгә бик тәмле көндезге аш ашатканнан соң, төрле кызыклы очрашулар, экскурсияләр булды. Иң истә калганнары: танылган рәссам Фиринат Халиков һәм Әфганстанда хезмәт иткән Фәрит Сөләйманов белән очрашулар, Кызыл Чишмәдәге кирпеч заводна экскурсия булды. Береннән-берсе кызыклы кичке чаралар уздырылда Батыр аланында: “Төркемнәрне тәкъдим итү”, ШТК, “Әскәрия” (әлеге чарада сәлкешләр узган елны бик зур популярлык казанган вайннар (6 секундлык видеолар) төшерделәр), “Картинаны җанландыр”, “Один в один”, “Клип төшерү”, “Угадай мелодию”, “Бие-бие”. Әлеге чаралар сәлкешләргә бик ошады. Иң соңгы көнне без авыл халкына зур концерт куеп тәмамладык. Сүз үңаеннан шуны әйтәсе килә, быел аланыбызда зур яңа сәхнә төзелде. Иң беренче чиратта бик зур рәхмәтебезне Җәүдәт абый Сөләймановка җиткерәсебез килә.

Алан белән бер үк вакытта Кызыл Чишмә авылында “Чишмә – 2014” пленеры узды. Кызыл Чишмә авылыннан чыккан танылган рәссам Мидхәт Шакиров җитәкчелегендә берничә рәссам атна дәвамында эшләделәр. Аларның кабер рәсемнәрен ясауларын без дә күрү бәхетенә ирештек.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, быел без аланыбызның талисманыны булдырдык. Ул – төлке. Төлке ул – креативлык, иҗадилык символы. Батыр аланы һичшиксез иң иҗади аланнарның берсе, чөнки без телләр белән бер үк вакытта иҗади остаханәләргә дә йөрдек.

Алан авылда тәмамланганнан соң сайлап алынган 32 бала Биләргә форумга бару бәхетенә иреште. Биләрдә дә Батыр үз исемен әйтергә өлгерде. Аланнарны тәкъдим иткәндә дә бик матур чыгышы белән истә калды. Футбол, шахмат ярышларында Батыр үзен бик матур күрсәтте.

Батыр – ул зур бер гаилә! Кечкенә генә алан булсак та, без зур аланнардан калышмаска тырышабыз, алардын үрнәк алабыз, югарыга омтылабыз. Кызыл Чишмәдә бер булган кеше анда һичшиксез кире әйләнеп кайта.

Безнең өчен янып-көеп яшәгән Ильсеяр апа Гөбәйдуллинага, саклыгыбызны тәэмин иткән Фәрит һәм Камил абыйларга, табибыбыз Әлфинә апага, пешекчеләребезгә һәм Хәния апага бик зур рәхмәтебезне белдерәсезбез килә.