«Сәләт-Биләр каласы»: тарих, археология, экология кире кайтырга

«Сэлэт-Билэр каласы»: история, археология, экология

1-14-нче июльдә Алексеевск районындагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Биләр каласы» сменасы узачак.

Төп юнәлеше: тарих, археология, һөнәрчелек, экология.

Катнашучылар: 8-11 сыйныф укучылары.

«Сәләт-Биләр каласы» аланында мәктәп укучылары тарихи үткәнебезгә якынайтылган мохиттә өстәмә белем ала һәм иҗат итә. Алан программасы катнашучыларның милли үзаңын үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Биләр каласы»нда укучылар бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныша, чүлмәк ясау, келәм туку кебек борынгы һөнәрләрне үзләштерә.

Балалар белән югары белемле әйдаманнар, укытучылар, белгечләр эшли. Бу алан укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, актив гражданлык позициясе булган шәхесләр, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә әзер ватанпәрвәрләр тәрбияләү өчен үзенчәлекле мохит тудыра.

Аланның төп бурычлары:

- татар халкының мәдәни, тарихи мирасын саклау һәм халыкара, мәдәниятара багланышларны ныгыту өчен уңай шартлар булдыру;

- мастер-класс, иҗади остаханә, ачык лекцияләр, дәресләрдә укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үзүсеш 1әм өстәмә белем алу юлларын күрсәтү;

- укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, җәмәгать эшләренә җәлеп итү.

Тулырак сайтта АЛАННАР бүлегендә таныша аласыз.