SELET BILER FORUM ачылды! кире кайтырга

SELET BILER FORUM открыт!

5-нче июль көнне SELET BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы үтте. Ачылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасы Рөстәм Гарифуллин, Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев, АНО «Казан ачык сәләтләр университеты» башкарма директоры Айдар Акмалов кебек мөхтәрәм кунаклар да катнашты.

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов беренче булып аландагы кунакларны һәм катнашучыларны сәламләде: «Без янәдән үзебезнең Биләребезгә кайттык. Ә Биләр «Сәләт» ле булды. Биредә кабаттан сезне күрүемә чиксез шатмын! Хуш килдегез! Дуслашыгыз, ял итегез, белем туплагыз!»

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов шулай ук сәлкешләрне һәм кунакларны сәламләде. «Моннан 22 ел элек Биләр җирлегендә беренче җыенны уздырдык. Ул вакытта 120ләп кеше җыелган идек. Алексеевск районы җитәкчелеге безгә ул вакытта зур ярдәм күрсәтте. Һәм алар бүген дә безнең белән. Быелгы форумны да бергәләп оештырдык. Монда безне укытучылар, мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар, танышулар, яңа белем алу көтә. Хәерле сәгатьтә!» – дип сөйләде Әдип Әлмир. Ул шулай ук иганәчеләргә, Сәләт проектларын оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә үз рәхмәтен белдерде.

Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева да балаларны һәм оештыручыларны әлеге зур бәйрәм белән котлады: «Бүген Биләр җирендә уза торган шушы форумны күзәткәндә күңел сөенә. Чын кеше булу өчен тәрбияле, гадел һәм белемле булу кирәк. Тәрбияви белемне сезгә әти-әниләрегез, ә белемне Сәләт бирә. Хәзерге яшьләрнең идеяләре ташып тора. Димәк, сез җәмгыятькә файдалы. Сезгә бары уңышлар гына теләп калам», – диде ул.

Киңәш-теләкләр яңгыраганнан, әләмнәр күтәрелгәннән соң, уку-укыту программасы башланып китте. Форум 9-нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.