SELET BILER FORUM: без башлыйбыз! кире кайтырга

SELET BILER FORUM: мы начинаем!

11-нче июльдә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – SELET BILER FORUM башланып китте!

Традицион фестиваль – Сәләт форумында Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. SELET BILER FORUM – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча иң биек ноктасы, 1994-нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны ул.

Быел смена soft skills өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана. Уку-укыту программасы зур рольле уен форматында оештырылачак. Аның ярдәмендә һәр катнашучы үзенең «суперсәләтен» үстерә һәм үзен «суперкаһарман» дип хис итә алачак, бу эштә Татарстанның әйдәп баручы тренерлары ярдәмгә киләчәк.

Смена кысаларында шулай ук Биләр музей-тыюлыгын үстерү механизмнары хакында фикер алышу, Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларыннан, галимнәреннән, мәдәният эшлеклеләре һәм бизнес тренерларыннан остаханәләр оештыру каралган.

Быел SELET BILER FORUM-да җиде алан катнаша: «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Батыр», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Байлар Сабасы», «Сәләт-Яр Чаллы».

Бүген аланнар Биләр җирлегенә килеп урнашты. Көндез форумның гала-концертына чыгышлар сайлау булды. Кичке якта аланнар сәхнә янына җыелып, бер-берсен алдан әзерләгән сөрәннәр белән сәламләде.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: бүген Selet Live онлайн студиясендә беренче турыдан-туры эфир булды. Мондый бер сәгатьлек эфирлар форумның һәр көнендә чыгып барачак. Анда форум хәбәрләре, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка яңалыклар булачак.

Кичке аштан соң SELET BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды. Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде. «Менә, ниһаять, кабат Биләргә кайттык! Әйдәгез, Биләр җирлеген, Хуҗалар тавын, Изге Чишмәне сәламлик әле. Сезгә Әдип Әлмирнең сәламен дә җиткерәм! Иң зур алкышлар сезгә, сәлкешләр. Без сезне ел дәвамында көтәбез, каршыларга әзерләнәбез, ниһаять, шушы мизгел килеп җитте. Рәхмәт сүзләрен дә әйтеп китик. Әйдаманнарга, башҗитәкләргә, остазларга, оештыручылар командасына зур рәхмәт. Алар шушы форумны уздыру өчен ел дәвамында әзерләнәләр. Әлбәттә, сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга бик зур рәхмәт. Безне монда ел дәвамында кабул итүче Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетына да, барлык министрлыкларга һәм, әлбәттә, президентыбыз Рөстәм абый Миңнехановка да рәхмәтләребезне белдерәбез», – дип сөйләде ул. Форум катнашучылары Рәсәй, Татарстан, Сәләт һәм Биләр әләмнәрен күтәрде, һәм Форум рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.

Ә кич белән катнашучылар өчен интеллектуаль уен оештырылды. Махсус кунак буларак «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында Борис Белозеров командасы уенчысы Ольга Быкова чакырылган иде.