«Сәләт Гаилә»дә гомерлек дуслык! кире кайтырга

«Сәләт Гаилә» – дружба длиною в жизнь

3-5-нче февраль аралыгында, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә еллар белән сыналган дуслык, балаларның шат авазлары һәм чын гаилә мохите хөкем сөрде. Чөнки биредә икенче тапкыр «Сәләт-Гаилә» сменасы үтте.  Аны үзләре дә кайчандыр сәлкеш булган, бүгенге көндә бәхетле әти-әни ролен башкаручы Сәләт ветеранны яратып шулай атый. «Сәләт-Бәләкәч» проекты тарафыннан оештырылган әлеге смена үзендә 10 Сәләт гаиләсен җыйды.

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов «Сәләт-Бәләкәч» хакында фикерен белдереп узды. «"Сәләт-Бәләкәч" – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү клубы гына түгел, ә зур бер гаилә дә. Биредәге катнашучылар үзара бик дус һәм тату. Мондый клуб ачу хакында бик озак уйладык, фикер алыштык һәм менә, ниһаять, яхшы  гына эшләп килә. Бүген дә безне, балаларыбызны үзендә туплый алды. «Бәләкәч» – безнең якты киләчәк өчен бүгеннән үк керткән өлешебез ул», – дип җиткерде.

«Бәләкәч» проекты координаторы Гүзәл Хәсәнова чараның «Фәнсар»да узуы аеруча да отышлы булуын искәртеп узды. «Биредә саф һава, үзара аралашу, әти-әниләре дә яннарында, иң беренче дуслык мизгелләре... Болар барысы да балаларга уңай тәэсир итә. Шәһәрдә мондый чараны уздырып булмас иде», – дип белдерде ул.

Сәләткә хас булганча, смена уку-укыту форматында узды. Сәлкипушләрнең яшь аралыгы – 1-6 яшькәчә. Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева биредә дә вокал дәресләрен уздырды. Алар сулыш органнары өчен күнегүләрдән башланып, «Мин матур җырлыйм» җыры белән тәмамландылар. «Сәләт – ул...» җыры исә сәлкипүшләрнең иң яраткан җырлары икән. Бар эшләрен ташлап, дөньяларын онытып гади, шул ук вакытта бик мәгънәле юлларны кабатладылар: «Иң якын дуслар – Сәләт ул, иң җылы хисләр – Сәләт ул; кулга кул, әйдә, без бергә!»

Гүзәл Гарипованың дизайн дәресләрендә сабыйлар кече моторика өлкәсен үстерделәр: кәгазьдән кисеп төрле эшләнмәләр ясадылар, буядылар. Биредә ясалган барабан һәм шейкерлар сәлкипүшләр тарафыннан куелган концертка реквизит булып торды.

Бер катнашучы да игътибарсыз калмады. Әтиләргә аеруча катлаулы бурыч йөкләнгән иде: алар саф һавада уздырылган уеннар өчен җаваплы булдылар. Шуңа да беренче эш итеп тау ясап куйдылар. Балалар гына түгел, әти-әниләр балачакларын искә төшереп үзләре дә тау шудылар хәтта. Кайберәүләр бу вакытта шугалакта беренче адымнарын ясады.

«Миңа монда бик ошый! Тимераякта да шуып була. Дәресләр дә бик кызыклы. Гүзәл апаның дәресләре миңа аеруча ошады. Без аның белән рәсем һәм төрле эшләнмәләр ясыйбыз», – дип хис-кичерешләре белән 6 яшьлек Амалия Нигъмәтова уртаклашты.

Иң яшь катнашучы Җәннәт Рәхимовага нибары 1 яшь. Ул әлегә шугалакта шуа, барысы белән бергә кычкырып җырлый алмады. Бераз үсә төшкәч сәлкипүшләрдән калышмаячак, һичшиксез! «Бер генә балалар бакчасында да мондый мохитне таба алмассыз. Һәр ата-ана да үз баласына иң яхшысын  тели, төпле белемне – беренче чиратта. «Бәләкәч»тә кызым өчен мин тыныч, биредә аның белән барысы да әйбәт булачак», – дип белдерде Җәннәтнең әтисе, Сәләт ветераны Илшат Рәхимбай.

Димәк, смена балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик ошаган. Шәһәр шаукымыннан читтә ял итеп алар өстәл уеннары белән мавыктылар, сәлкеш хатирәләрен яңарттылар, «Палатка учак һәм гитара»ны җырладылар, «Малинки»га биеделәр.

«Бәләкәч» клубы кысаларында әти-әниләр дә үзара элемтәне югалтмыйлар, ә балалар алар үрнәгендә дуслыкның кадерен белергә өйрәнеп үсәләр! Сәләт – зур гаилә ул. Сәләттә булыгыз! Сәләтле булыгыз!

Фотальбом

Текст: Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева

Фото:  Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Динар Галимов