Сәләт яшь шагыйрь, язучы һәм блоггерларны берләштерде кире кайтырга

Сәләт объединил юных поэтов, писателей и блоггеров

13-нче апрель көнне Сәләт йортында  Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VI ачык әдәби конкурсының финалы узды.

30-га якын яшь шагыйрь, язучы һәм блоггерлар танышу, аралашу, остазларының фикерен ишетү белән беррәттән, илһам һәм лаеклы бүләкләрен алу өчен бер мәйданчыкта очраштылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Һәр иҗат кешесе өчен тәҗрибәле шәхеснең фикере, бәясе мөһим, шуңа да катнашучылар өчен жюри әгъзалары белән очрашу планлаштырылган иде.

«Миңа очрашу бик ошады. Остазларыбызның киңәшләре бәһасез. Үзем өчен язу серләрен ачтым. Шулай ук язу эшчәнлеген дәвам итәргә кирәклеген аңладым», – дип хис-кичерешләре белән финалист Алинә Бәдриева уртаклашты.

Бүләкләү тантанасын «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачып җибәрде.

«Сәләт мохите – акыл, рух һәм тел берлеге дибез. Миңа калса, әлеге конкурс шушы төшенчәлернең барысын бергә туплый: сез – акыллы да, рухи яктан бай да, һәм татар телендә дә иркен сөйләшәсез, язасыз. Барыгызны да котлыйм, яңа башлангычларыгызда зур уңышлар теләп калам!» - дип кунакларны сәламләде Тимур Сөләйманов.

Җиңүчеләрне жюри әгъзалары бүләкләде: «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин, «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова, «Салават күпере» журналы баш мөхәррире Адилә Борһанова, «Салават күпере» журналы мөхәррире Алсу Низамиева, Сәләт медиа-үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева.

«Мин дә сәлкеш идем. Ул вакытта нибары бер алан гына бар иде. Хәзер 25 икән. Сез бик бәхетлеләр – Сәләтегез бар. Кадерләгез, мөмкинләрдән файдаланыгыз! Флүс Латыйфи исемендәге әлеге конкурс тагын да чәчәк атсын! Барлык җиңүчеләрне дә котлыйм, сүрелмәс илһам телим!» – дип җиткерде Илназ Фазуллин.

Һәр финалистка конкурсның тематикасын ачучы истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде: китаплар, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт акаемия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренә чакыру билетлары, партнерларыбыз «Ялкын», «Идел», «Салават купере» журналларыннан призлар, «Mardesign» студиясеннән татар халык әкиятләренә комикслар.

Эшләр 4 номинациядә кабул ителде: проза, шигърият, балалар әдәбияты һәм шәхси блогыңны алып бару. Казыйлар шурасы хөкем иткәндә алар 3 яшь категориясенә бүленде: кече (12-14 яшь), урта (15-18 яшь) һәм олы (19-22 яшь).

Быел үз сәләтләрен яшь блог алып баручылар да күрсәтә алды.

«Әлеге конкурс илһамландыра, елдан-ел үсәргә, камилләшергә ярдәм итә. Сәләт берләшмәсенең мохите дә бик ошый. Киләсе елда да катнашам әле!» – дип белдерде финалист Айзилә Абдрахманова.

    Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева